Хәсән Карачурин һәм Степан Разин исеменнән татар халкына азатлык көрәшенә өндәп язылган уртак хатта Казан шәһәре һәм аның якын-тирәсендәге авылларда яшәгән абруйлы татар голәмәләре исемнәре дә телгә алына. Алардан хатта Икшей мунла, Мамай мунла, Ханыш морза, Мәскәү морза кебек шәхесләрнең исемнәре китерелә (Крестьянская война под предводительством Степана Разина. Сборник документов. Том II. Часть I. – М.: Изд-во АН СССР, 1957. – С.52.). Без түбәндә шул күрсәтелгән шәхесләрнең татар тарихында кемнәр булуына тукталып үтәрбез.
Бу исемлектәге Мәскәү морза (Москов мурза) шәхесе һәм аның шәҗәрәсе безнең тарафтан элегрәк бераз өйрәнелеп, аның Идегәй токымыннан булган Сөендек морза улы Хуҗаштан туган Мәскәү морза икәнлеген, нәселнең Төмән каласы тирәсендәге Ботак исемле авылыннан (хәзерге Мордовия Республикасы) күчеп килеп, Тау ягына, соңыннан Җөри юлы Тау Иле авылында төпләнүен (хәзерге Татарстанның Питрәч төбәге Тау Иле авылы) ачыклаган идек. Мәскәү морзаның Казан өязенең 1647–1656 елларда төзелгән Казан өязенең теркәү кенәгәсендә Бимәр-Тау Илендә 170 дисәтинә җир биләгәнлеге теркәлеп калган (Писцовая книга Казанского уезда 1647–1656 годов. – М., 2001. – С.202.). Бу нәселнең XVI–XVII гасырларда яшәгән кешеләренең кайберләренә куелган кабер ташлары хәзергәчә сакланып килә.