Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге

Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге турында мәгълүматлар

Мәдәният һәм сәнгать  мәгълүматлары үзәге - ТР Милли китапханәсе мәгълүмат-библиография бүлеге составындагы бүлекчә. Ул "Россия Федерациясенең мәдәният турындагы кануннар нигезләре" Россия законының 37 һәм 39 нчы маддәләренә һәм Росинформкультура турындагы Нигезләмәгә таянып эш итә. Информкультура фәнни-тикшеренү үзәгенең (Россия Дәүләт китапханәсенең мәдәният һәм сәнгать буенча фәнни-тикшеренү үзәге) методик җитәкчелеге карамагында эшли.

Төп файдаланучылары: хакимиятнең барлык тармакларына караган мәдәният һәм сәнгать идарәсе структуралары белгечләре, мәдәният һәм сәнгатьнең төрле өлкәләренә караган белгечләр (китапханә, җәмгыяви-ял, культура-агарту, мәгариф), мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге иҗади хезмәткәрләр, массакүләм мәгълүмат чаралары.

Мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләре белән шөгыльләнүче дәүләт структуралары эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү, мәдәният өлкәсендәге әйдәп баручы хезмәткәрләргә мәгълүмати хезмәт күрсәтү, Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге сайты аша үзәктән читтәге файдаланучыларга мәгълүмати хезмәт күрсәтү, мәдәнияткә караган мәгълүмат базалары булдыру, мәдәният һәм сәнгать мәгълүмати ресурсларын барлау һәм өйрәнү, “Культура” мәгълүмати-белешмә мәгълүматлар базасын һәм башка мәгълүматлар банкларын һәм базаларын, мәдәният һәм сәнгатькә караган электрон ресурсларны төзү белән шөгыльләнә.

Белешмә-библиографик аппарат 

  • ТРМК электрон каталогы (1994 елдан башлап)
  • Бүлектәге журналларның электрон каталогы
  • Тулы текстлы хокукый мәгълүматлар базасы
  • Информкультура ФТҮ мәгълүматлар базасы
  • Тематик мәгълүматлар базасы
  • Тулы текстлы “Культура” мәгълүматлар базасы
  • Сценарийлар картотекасы
  • Интернет

 Фондлар 

  • Мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләрен яктырткан белешмә-библиографик басмалар
  • Мәдәният һәм сәнгатькә караган басылып чыкмаган материаллар фонды
  • Информкультура ФТҮ басмалары
  • Мәдәният һәм сәнгатькә караган CD-ROM дагы электрон материаллар

    Хезмәт төрләре:

    • тема буенча әдәбият сайлау;
    • тематик мәгълүмат базалары төзү;
    • мәгълүмат чыганакларының, шул исәптән сценарийларның ксерокүчермәләрен ясау;
    • сценарий материалларына һәм әдәбиятка күзәтүләр ясау;
    • әдәбият күзәтү буенча күргәзмәләр (шул исәптән күчмә күргәзмәләр дә) оештыру. 

    Белешмәләр өчен тел: (843) 292-80-54
    Адрес: 420111, Казан шәһәре, Кремль ур. 33 (1 кат)
    e-mail: ibo.nbrt@ tatar.ru
     

    Җаваплы хезмәткәрләр:

    Кочкарина Галина Федоровна - ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге мөдире 

    Фәхретдинова Дамирә Рәшит кызы - ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге баш китапханәчесе 

    Гыйззәтуллина Фердәүс Мулланур кызы - ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге баш китапханәчесе 

    Эш тәртибе:

    сентябрь - май айларында:

    Һәр көнне - 9 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр
    Шимбә, якшәмбе - 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр
    Җомга - ял көне

    июнь-август айларында:

    Һәр көнне - 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр
    Шимбә, якшәмбе - ял көннәре

    Һәр айның соңгы чәршәмбесе - чисталык көне

Соңгы яңарту: 2021 елның 14 декабре, 14:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International