Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы

Шәһәребезнең иң матур биналарыннан саналучы бу йорт элек промышленник Ушковларныкы булган. 1919 елда бирегә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе (ул заманда Казан шәһәренең җәмәгать китапханәсе) урнаша. Шул вакыттан бирле күпсанлы китап укучыларның, сакланып калган искиткеч матур бизәкләргә карап, көн саен сокланырга мөмкинлекләре бар. Әгәр бу бинага Милли китапханә урнашмаган булса, әлеге тарихи җәүһәрләр сакланган булыр иде микән? Билгеле булганча, биредә Октябрь инкыйлабыннан соң ук шәһәр басмаханәсе эшли башлаган була.

Йортның башлангыч чордагы эчке планировкасы сакланып калган. Түбәнге катның элеккеге сәүдә заллары анфиладалар системасында төзелеп, ярдәмче бүлмәләрдән коридорлар белән бүленгән. Икенче катта төрле тантаналар үткәрү өчен төзелгән бүлмәләрнең планировкасы да нәкъ шундый ук. Әлеге бина әвәләп ясалган бизәкләргә искиткеч бай.

Бинаның архитектура композициясе, алгы һәм эчке якларының югары осталык белән башкарылган зиннәтле декоратив бизәлеше таң калдыра, сокландыра. Бигрәк тә алгы якның "Шинуазри" өслүбендә эшләнгән баскычлары зур кызыксыну уята. Бинаның бу өлешенең стеналары, ишекләре, түшәмнәре, баскычлары (агач култыкса-коймаларына уеп ясалган, алтын йөгертелгән аждаһалары, бронзадан һәм әвәләп эшләнгән бизәкләре, япон аллалары сыннары, борынгы Кытай рәссамнары әсәрләренә ияреп ясалган сурәтләр, кыйммәтле ефәк тукымага охшатып бизәлгән паннолары белән) Көнчыгыш хакимнәре сарайларын хәтерләтә. Төрле-төрле ишек тоткалары да - чын сәнгать әсәрләре.
Тәрәзәләрендә сирәк очрый торган кошлар, үсемлекләр белән экзотик пейзажлар төшерелгән гаҗәеп матур витражлар. Идәннәрендә - алтын йөгертелгән бизәкләр белән мәрмәрдән инкрустация (японнарның яраткан мотивы - чәчәк атучы чия ботагы).

XIX нчы гасыр азагы - XX нче гасыр башы зәвыгына туры китереп, йортның һәр бүлмәсе аерым бер өслүбтә эшләнгән. Кунак залы ампир стиленә буйсындырылып, түшәмнәре сугыш тематикасын яктыртучы калкан, кылыч, бөркет, канатлы юлбарыс һәм ат сурәтләре белән бизәлгән.

Йорт хуҗасының Наполеон шәхесенә ихтирамы түшәмдәге латинча N вензелендә (вензель - хәрефләрнең чорналып, матур язылышы) чагылыш тапкан. Лак белән капланган биек ишекләр бөркет горельефлары (горельеф - яссылыкка калкытып ясалган сын) һәм Горгона медузасы сурәте белән бизәлгәннәр.

Элекке аш бүлмәсенең стеналары, готик стильдә булган урта гасыр алман замокларындагы кебек, чыныктырылган имән панельләр белән тышланган. Ә түшәме, кессоннарга бүленеп, өстә оркестр өчен балкон эшләнгән. Рококо стилендәге яшел кунак бүлмәсендә яшел төстәге Италия мәрмәре белән тышланган көзгеләр, бакыр бизәкләр белән бизәлгән, ампир формасындагы камин сакланып калган. Шундый ук каминның бераз башкачарак ясалганы хуҗаның кабинетында тора. Аның өстендә борынгы бронза шәмдәлләр һәм матур итеп коелган кыргый үгез ("Зубр") сынын күрергә мөмкин. Зур булмаган алсу төстәге кунак бүлмәсе, үзенең матур рәсемнәр белән бизәлгән якты ишекләре һәм виньеткалар, мәхәббәт фәрештәләре, чәчәкләрдән торган медальоннар төшерелгән түшәмнәре белән, иң купшы бүлмәләрнең берсе буларак, тирән тәэсир калдыра.

Мавритан залының (элеккеге тәмәке-төрепкә тарту бүлмәсе) бер үзенчәлеге булып, бормалы гарәп хәрефләре белән "Аллаһы бар, аллаһы бер..." рәвешендә исламның төп фикере язылган бизәкле ишекләр тора.

Барыннан да затлысы, йортның энҗесе, асылташы - табигый тау куышын хәтерләткән кышкы бакча-мәгарә; аның тигез булмаган кабырчык тышлыктан эшләнгән стена ярыкларыннан яшеллек төртеп чыккан һәм бихисап үрмәле гөлләр үсә. Түшәменнән сталактитлар асылынган, эченә кабырчыклар, ташлар салынган зур аквариум һәм гаҗәеп балык формасындагы фонтан да сакланып калган. Бу бакча-мәгарәнең урам як стенасын зур тәрәзәләр били. Урамнан төшкән кичке ут яктысында мәгарә сихри әкияти дөньяны хәтерләтә.

Кунак бүлмәләрендә идәннәр паркет белән түшәлгән булса, беренче каттагылар йорт хуҗасының үз заводында эшләп чыгарылган керамик плиткалардан тора (бу турыда һәрбер плитканың кире ягындагы тамга дәлилли).

Бу гаҗәеп затлы бина 1908 елда архитектор К.Л.Мюфке (1868-1933) тарафыннан төзелгән. Ул 1868 елның 30 гыйнварында Воронежда туа. Гимназияне тәмамлагач, Петербургның сәнгать академиясенә укырга керә. Уку дәверендә үк үзенең проектлары өчен берничә тапкыр кече һәм олы көмеш медальләр белән бүләкләнә. Академиядән Мюфке архитектор-рәссам булып чыга һәм чит илгә командировкага юнәлә. Ул Италия, Франция, Австрия һ.б. илләрнең сәнгате белән таныша. Русиягә кайткач, Казанның сәнгать мәктәбенә эшкә урнаша. Ә 1898 елда укытучылар советы тарафыннан бертавыштан әлеге сәнгать мәктәбенең директоры итеп сайлана. Мюфкенең тырышлыгы, оста җитәкчелеге нәтиҗәсендә, сәнгать мәктәбе үзенең бинасын булдыра һәм ул чорда шәһәрдә иң яхшы уку йортларыннан санала. Мюфке башкалардан эшкә сәләтлелеге белән аерылып тора. Укытучылык эше һәм хөкүмәткә хезмәт итү белән бергә, иҗади эш белән дә бик күп шөгельләнә. 1905-1909 елларда Мюфке Казан университетында да, архитектор буларак, өстәмә эш алып бара.
Академия һәм академиклар тарафыннан әйтелгән мактау сүзләре, шәкертләренең ирешкән уңышлары - Мюфкенең никадәр дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвенең шаһитлары булып тора.

Китапханәнең икенче бинасы - элекке Пермяковлар йорты да - архитектура истәлеге.

Бина буенча видеоэкскурсия


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования