Китапханә тарихы даталарда

1865 - Казан шәһәр җәмәгать китапханәсе ачыла
1906 - мөселманнар өчен филиал бүлекчәсе ачыла
1917 - губерна Үзәк китапханәсе статусы бирелә
1919 - мөселманнар өчен филиал бүлекчәсе башта мөстәкыйль эшләүче 5 нче шәһәр китапханәсе, алга таба Мулланур Вахитов исемендәге Үзәк Шәрык китапханәсе итеп үзгәртелә;
- китапханә сәнәгатьче Ушковлар йортына урнаштырыла
1920 - В.И.Ленин исеме бирелә
1923 - В.И.Ленин исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсе статусы бирелә
1927 - мөстәкыйль китапханә буларак эшләүче бүлек - китапларны өйгә бирү бүлеге - оештырыла
1929 - Мулланур Вахитов исемендәге Үзәк Шәрык китапханәсе белән берләшә
1934 - В.И.Ленин исемендәге өлкә китапханәсе статусы бирелә;
- китапларны өйгә бирү бүлеге фәнни китаплар абонементы бүлеге буларак В.И.Ленин исемендәге өлкә китапханәсе составына кертелә;
- белешмә-библиография бүлеге оештырыла
1936 - китапханә структурасында методик кабинет оештырыла
1938 - методик кабинет нигезендә методик бүлек оештырыла
1939 - китапханәара абонемент бүлеге оештырыла
1941 - В.И.Ленин исемендәге Республика китапханәсе дип атала башлый
1945 - фәнни хезмәткәрләр өчен зал ачыла
1960 - фәнни китаплар абонементы кысаларында чит телләрдәге әдәбият бирү пункты оештырыла
1965 - В.И.Ленин исемендәге Республика фәнни китапханәсе статусы бирелә (китапханәнең яңа Уставы нигезендә)
1966 - авыл хуҗалыгы эшчәннәренә хезмәт күрсәтү бүлеге оештырыла
1969 - китаплар эшкәртүне һәм фондларга китап туплауны берләштергән бүлек ике мөстәкыйль бүлеккә аерыла
1970 - татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге оештырыла
1971 - укучыларны исәпкә алу бүлекчәсе оештырыла
1978 - мәдәнияткә һәм сәнгатькә караган мәгълүматлар бүлекчәсе оештырыла
1986 - республикадагы китапханәләрдә иң күп укыла торган китапларны билгеләүче «Ел китабы» конкурсы оештырыла, алга таба ел саен уздырыла
1987 - сәнгать бүлеге, чит телләрдәге әдәбият бүлеге, вакытлы матбугат залы оештырыла
1989 - К.Маркс урамындагы 38 нче йортта филиал бинасы ачыла;
- вакытлы матбугат залы нигезендә вакытлы матбугат басмалары бүлеге оештырыла
1991 - Татарстан Республикасы Милли китапханәсе статусы бирелә
1992 - кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, китапларны чистарту һәм реставрацияләү бүлеге оештырыла;
- китапханә эшләрен автоматлаштыру, халыкара китап алмашу, авыл хуҗалыгы эшчәннәренә хезмәт күрсәтү бүлеге һәм патент-техника бүлегенең бер өлеше нигезендә техник һәм авыл хуҗалыгы әдәбияты бүлеге, мөстәкыйль буларак патентлар бүлеге оештырыла;
- күргәзмәләр залы, редакция-нәшрият бүлеге, маркетинг бүлеге, түләүле абонемент белән китапханәара абонементны берләштерүче абонементлар бүлеге, республика китапханәләренә китап туплау бүлекчәсе, социологик хезмәт оештырыла;
- белешмә-библиография бүлеге мәгълүмат-библиография бүлеге дип үзгәртелә
1996 - укучыларны исәпкә алу бүлекчәсе нигезендә укучыларны исәпкә алу һәм тикшереп тору бүлекчәсе оештырыла;
- Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшрияты оештырыла;
- Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат бюллетене буларак «Китапханә хәбәрләре» периодик басмасы чыгарыла башлый
1997 - гуманитар фәннәр уку залы, техник һәм авыл хуҗалыгы әдәбияты бүлеге, эше туктатылган абонемент фондлары нигезендә укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (3 бүлекчәдән тора: гуманитар фәннәр, техник һәм авыл хуҗалыгы әдәбияты, хокук әдәбияты бүлекчәләре), мәгълүмат һәм рәсми документлар белән эшләү бүлекчәсе (Мәдәният-сәнгать мәгълүматлары үзәге буларак мәдәнияткә һәм сәнгатькә караган мәгълүматлар бүлекчәсен үз эченә ала), Гыйльми совет оештырыла;
- Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләренең китапханә белеменә, библиографиягә һәм китап белеменә караган фәнни эшләре конкурсы оештырыла һәм алга таба ике елга бер тапкыр уздырылып тора
1998 - «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» Татарстан Республикасы Законы кабул ителә
1999 - Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңа Уставы раслана (ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 1999 елның 10 декабрендә кабул ителгән 813 нче санлы Карар);
- Театр урамындагы 5 нче йортта филиал бинасы ачыла;
- вакытлы матбугат басмалары бүлеге каршында республика матбугаты залы, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенең абонементы, мәгълүмат һәм рәсми документлар белән эшләү бүлекчәсенең бер өлеше буларак Хокукый мәгълүматлар үзәге оештырыла
2000 - «Культура» газетасы төбәк мәдәният оешмалары арасында уздырган конкурсның «Ел китапханәсе» номинациясендә «Россиягә тәрәзә» премиясе лауреаты исеменә лаек була;
- Химаячеләр шурасы (Кайгыртучылар советы) төзелә (ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 2000 елның 6 апрелендә кабул ителгән, «Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы турында» дип исемләнгән 247 нче санлы Карар белән раслана);
- чит телләрдәге әдәбият бүлеге каршында Мультимедиа мәгълүмат үзәге, укучыларны исәпкә алу һәм тикшереп тору бүлекчәсе нигезендә укучыларны теркәү һәм статистика бүлеге, патентлар бүлегендә электрон уку залы оештырыла;
- Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының ел дәвамында иң яхшы эшләгән үзәкләштерелгән китапханәләр системасына тапшырыла торган «Лидер» («Әйдәп баручы») премиясен бирү конкурсы оештырыла, алга таба ел саен уздырыла;
- Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының яңача (инновацион) эшчәнлек өчен республикадагы гаммәви китапханәләргә тапшырыла торган «Иҗади эзләнү» премиясен бирү конкурсы оештырыла, алга таба ел саен уздырыла
2001 - чит телләрдәге әдәбият бүлеге каршында Америка үзәге, шушында ук Алман уку залы ачыла
2002 - чит телләрдәге әдәбият бүлеге каршында Интернет-үзәк ачыла
2003 - сәнгать бүлеге каршында Мультимедиа үзәге ачыла;
- фәнни-тикшеренү хезмәте төзелә
2004 - хокукый мәгълүматлар үзәге нигезендә Җәмәгать файдалануындагы Республика Хокукый мәгълүматлар үзәге ачыла
2005 - китапханәара абонемент бүлеге китапханәара абонемент һәм электрон юл белән документлар алдыру бүлеге итеп үзгәртеп корылды
2006 - Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайты интернет- проектларның “Звезды Татнета - Татнет йолдызлары -2006” Халыкара бәйгесенең “Татар дөньясы” номинациясендә лауреат булды
2008 - Татарстан Республикасы Милли китапханәсе “Алтын гасыр басмалары” (“Издания золотого века”) III Халыкара күргәзмә-ярминкәсенең дипломы белән бүләкләнде (Төркмәнстан, Ашхабад шәһәре)
2009 - Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең “Китапханә хәбәрләре=Библиотечный вестник” фәнни-гамәли журналы редакциясе китапханә-мәгълүмат мәсьәләләрен яктырта торган төбәк периодик басмалары арасында үткәрелгән III нче Бөтенроссия “Библиопресса-төбәк - 2009” конкурсының “Журналлар” номинациясендә лауреат дипломы алды;
- Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Бакуда үткәрелгән I нче Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсенең дипломы белән бүләкләнде (Әзәрбайҗан, Баку шәһәре);
- Китапханә һәм мәгълүмат технологияләре бүлеге оештырылды
2010 - Күргәзмәләр бүлеге Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге итеп үзгәртеп корылды;
- Кадрлар белән эшләү һәм эшчәнлекне документлар белән тәэмин итү бүлеге оештырылды;
- Халыкара китап алмашу бүлеге Халыкара һәм төбәкара китап алмашу бүлеге итеп үзгәртелде.
2012 елда корпоратив үзара бәйләнештә булу бүлеге оештырылды.


Соңгы яңарту: 18 декабрь 2012, 11:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования