Г. Ибраһимовка багышланган шигырьләр

Хәсән Туфан

СҮНМӘДЕ ДӘ, СҮРЕЛМӘДЕ ДӘ

Юнәлтеп син минем яшьлекне
Халыкларның уртак юлына,
Идеал уты тапшырган идең,
Паспорт биргәнсыман кулыма...
Килеп менә - соңлап булса да -
Туганыбыз Украинага,
Ялтада мин
Юл эзләп йөрим
Син яшәгән изге бинага.
Кая барыйм зиарәт кылып,
Шул ишеккә килмәсәм әгәр?
Остазымның газиз сөяге
Кайдалыгын белмәсәм әгәр?..
Беренче кат күрүләремнән
Кырык биш ел үткәч кимендә,
Кем уйлаган, Галимҗан абый,
Үксермен дип синең өеңдә?..
Ленин белән таныш җаныңны
Шушы өйгә алып килгәнсең.
Шунда туган соңгы романның
Каберләре кайда икән соң?..
Беренче кат күрүләремнән
Кырык биш ел үткәч кимендә,
Кем уйлаган, Галимҗан абый,
Үксермен дип изге өеңдә...
Иңнәремдә гүя Аю-даг...
Юк, аннан да авыр миңа бу:
Кулымдагы чәчәкләр елый...
Ни рәсмең юк монда, ни язу...
Юнәлтеп син минем яшьлекне
Халыкларның уртак юлына,
Сүнмәс утлар тапшырган идең,
Паспорт биргәнсыман кулыма.
Очраса да юлда киртәләр,
Боралмады һичкем чын юлдан:
Син тапшырган шигъри паспортка
Әйтерсең лә Ленин кул куйган.
Кичтем юлның, Галимҗан абый,
Томанын да, сөремнәрен дә.
Син кабызган утлар сау һаман,
Сүнмәдем дә, сүрелмәдем дә.

Туфан Х. Сайланма әсәрләр / Х. Туфан.- Казан : Татар. кит. нәшр., 1964.- 311 б.


Нәҗибә Сафина

СИНЕҢ РӘСЕМЕҢ КАРШЫНДА
Галимҗан Ибраһимовка

Җанга, җырга чылбыр салып булмый,
Тәнне богау тота алса да.
Күпләр китә җирдән эзсез-нисез,
Каберләре купшы калса да.
Ә син?
Минем бүген кануннарны,
Вакытларны килә борасым.
Күзләреңә менә шулай карап,
Килә сиңа бер җырласым:
Җирне кара афәт баскан чакта
Җаның калган синең ак булып.
Җирнең чишмәләре сарсыганда
Чишмә булып аккан, саф булып.
Нахак сүзләр, ялган яманатлар
Кискәләгән синең җаныңны
Тик барыбер гадел заман сүзе
Алып килде синең даныңны.
Ул чакта да соң, әлбәттә, булган
Яраклашкан, затсыз алабай.
Тугры юлны кисеп басып торган
Безне кискән "кайчы-ярамый".
Син яшь әле, диеп кискен әйтмә,
Тыйнак бул, дип типмә тәртәгә!
Әйтеп калыйм, диеп ашыкма син,
Өлгерерсең, диеп, иртәгә...
Ә мин бүген өлгерергә телим,
Бүген яшәгәннәр өчен дә.
Халык күңеленнән агылган җыр
Җирдә хаклык барда көчендә.
Бүген тагы мин бер җыр язамын.
Бүген яшәгәннәр, ишетәсезме?
Киләчәккә куеп җаныгызны,
Ишетә алмый тагы китәсезме?
"Ил-җаннарның гади бердәмлеге.
Җир - кешенең мәңге бердәм өе.
Җыр - җаннарның вакыт, ил, җир аша
Мәңгелеккә үтеп чыккан өне".
Әй, дәшегез, бүген яшәгәннәр!
Үткәннәрдән кайтып яшьнәгәннәр!
О! Нинди җыр! Кушылдымы әллә
Гасыр буе түзгән, дәшмәгәннәр?
О! Нинди моң! Дәверләрне үтеп,
Мәңгелеккә барыр шушы өнме?
О! Нинди хор! Бу бит халык өне!
Бу бит, бу бит татар халык көе!
Һәм мин җырлыйм синең рәсемеңнең,
Сине биргән халык нәселенең
Алларына бер тезләнгән көе...
Туган телем, халык биргән көйне -
Менә сине искә алган көнне.

Идел.- 1999.- N 5.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International