Китапханәләрнең эш тәҗрибәсендә мультимедия технологияләре

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

2017 нче елның 25 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче  йорт) Социомәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институтында белемнәрен күтәрүче муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре өчен мәгълүмати семинар уздырылды.

Бүлек хезмәткәрләре тыңлаучыларны китапханәләр эшендә кулланыла торган яңа технологияләр белән таныштырдылар.  Бу җәһәттән түбәндәге презентацияләр тәкъдим ителде:

  • Массакүләм чаралар үткәрү өчен кирәк булган Мультимедиа һәм Интернет-ресурслар;
  • Мәгълүмати материалларның перспектив формасы буларак электрон басмалар;
  • Рус әдәбияты һәм әдәби премияләр;
  • Әдәби процессның чагылышы буларак хәзерге әдәби-нәфис журналлар.

Мәгълүмати-методик басмалардан торган күргәзмә  тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Шулай ук алар Татарстан Республикасының баш китапханәсе һәм аның белешмә аппарты белән таныштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International