Намусына тугры галим

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

  2017 нче елның 10 нчы октябреннән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур. 33 нче йорт) күренекле тәнкыйтьче, тел галиме, әдәбиятчы, публицист һәм фәлсәфәче Җамалетдин Вәлидинең тууына 130 ел тулуга багышланган «Намусына тугры галим» дигән китап күргәзмәсе эшли башлады.

Җамал Вәлиди 1887 нче елның 13 нче октябрендә Казан губернасы Тәтеш өязе Апас авылында (хәзерге Татарстанның Апас районы) дөньяга килә. Ун яшенә кадәр авыл мәктәбендә белем ала, Иж-Бубый мәдрәсәсенә күчә, мәдрәсәне тәмамлагач, аны шул мәдрәсәдә уку-укыту эшләре мөдире һәм мөгаллим итеп калдыралар. Шул вакыттан башлап ул күптөрле уку йортларында укыта.

Җамал Вәлиди – ХХ нче гасырның дәһшәтле утызынчы елларында һәлак ителгән шәхес культы корбаннарының берсе. Бу талантлы шәхеснең кыска гына гомерендә иҗат итеп калдырган мирасы зур, бай, фәнни яктан әһәмиятле, кыйммәтле. Аның күпләгән хезмәтләре, мәкаләләре татар әдәбият белеме тарихының югалмас сәхифәләрен тәшкил итә.

«Намусына тугры галим» дигән күргәзмәдә Җамал Вәлидинең ХХ нче гасыр башында яңа метод нигезендә төзеп бастырылган «Татар теленең тулы сүзлеге»н (туган телебезнең фундаменталь аңлатмалы сүзлеге; 1927–1929 нчы еллар), 1912 нче елда нәшер ителгән «Татар әдәбияты барышы», 1916 нчы елда дөнья күргән «Татар теленең имля һәм сарыф вә нәхү кагыйдәләре» дип аталган  китапларын күрергә мөмкин.

Җамал Вәлиди беренчеләрдән булып Тукай иҗатының татар халкы тарихында тоткан урынын билгели, шагыйрьнең үзе күрергә теләгән беренче мәҗмугасын – «Габдулла Тукаев мәҗмугаи асаре»н (1914 нче ел) нәшер итүдә якыннан катнаша. Бу мәҗмугада Җамал Вәлиди татар әдәбияты белемендә шагыйрь иҗатын беренче мәртәбә чорларга һәм жанрларга бүлеп тикшерә һәм әдипнең гыйльми биографиясен тудыруга нигез сала. Әлеге хезмәт белән шулай ук күргәзмәдә танышырга була.

Биредә әдипнең төрле елларда «Шура», «Безнең юл», «Аң», «Мәгариф» журналларында басылган мәкаләләре дә урын алган.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International