Табигатьне саклыйк!

27.10.2017

2017 нче елның 25 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре, Россиядә Экология елы уңаеннан, Казан шәһәре Вахитов районының татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиясе 7 нче «А» сыйныф укучылары белән чираттагы очрашуда булып кайтты.

Балаларга экологик тәрбия һәм белем бирүдә, аларда табигатькә, тереклек ияләренә аңлы, сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләүдә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уятуда мондый очрашулар бик зур әһәмияткә ия.

Бүлек хезмәткәрләре әзерләгән «Әйләнә-тирә дөньяны саклыйк» презентациясе, «Экологик сукмак буйлап» дип исемләнгән уен-викторина үзебез яшәгән төбәктәге үсемлек һәм хайваннар дөньясын тирәнрәк өйрәнергә, экология проблемалары белән якыннанрак танышырга, сәламәтлегебезгә игътибарлырак булырга, табигать гүзәллеген күрә белергә, тормышны тагын да яратырга булыша.

Бу чараны уздыруда гимназиянең татар теле укытучысы Гыйләҗева Гөлфия Рамил кызы ярдәм итте. 






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования