«Җырларыңда безне юаттың...»

2017 елның 27 октябре, җомга

 2017 нче елның 27 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) татар халкының күренекле җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповка багышланган «Җырларыңда безне юат­тың...» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе булды.

Таһир Якупов XX нче гасырның 60 нчы–70 нче елларында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлеге җырчысы булып эшли. Милләттәшләребез яшәгән һәр төбәктә булып, ул үзенең җыр-моңнары белән халкыбыз күңелендә мәңге онытылмаслык шәхесләрнең берсе булып калды.

Әлеге җыентык Таһир Якуповның туганнарының, якыннарының, чордашларының һәм күренекле сәнгать эшлеклеләренең истәлекләрен үз эченә ала. Шулай ук китапта җырчының тормышын һәм иҗатын чагылдырган күпсанлы фоторәсемнәр дә урын алган. Китапны төзүче – Казан шәһәре татар ветераннарының «Яшәү яме» милли-мәдәни клубы җитәкчесе, журналист Рафаэль Сальмушев.

Кичәдә Таһир Якуповның үзе һәм иҗаты белән якыннан таныш булган замандашлары, якташлары һәм аның иҗатын яратучылар катнашты. Әлеге кичәне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев ачып җибәрде. Рафаэль ага Сальмушев үз чыгышында Таһир Якупов иҗатына югары бәя бирде. Шулай ук танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы Фәрит Хатыйпов, әдәбиятчы-галим, филология фәннәре докторы, профессор Фоат ага Галимуллин һ.б җырчының иҗаты турында әтрафлы чыгышлар ясадылар.

Әлеге кичәдә җырчының якташлары – Теләчедән килгән кунаклар – катнашуы аңа аерым бер рухи күтәренкелек, үзенчәлекле ямь өстәде. Истәлек-хатирәләр, китапны тасвирлау, бәяләү чыгышлары музыкаль номерлар белән аралашып барды.

Шунысы куанычлы, татар халкы, бигрәк тә якташлары, үзләренең талантлы улын онытмый, аның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә игелекле гамәлләр кыла.

 Онытылмас җырлары белән Таһир Якупов татар сәнгатендә үзенең лаеклы урынын алды. Аның репертуарында булган җырларны профессиональ һәм үзешчән җырчылар да яратып башкара.

      

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International