Экскурсоводларга ярдәмгә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәгълүмат ресурслары

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

2017 нче елның 31 нче октябрендә ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү үзәге экскурсоводлары өчен чираттагы Мәгълүмат көне уздырылды.

Экскурсоводлар китапханә сайтының һәм «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталының электрон мәгълүмат ресурслары белән таныштылар. Тыңлаучыларга китапханәнең электрон каталогыннан һәм башка белешмә-мәгълүмат ресурсларыннан мәгълүмат эзләү буенча киңәшләр бирелде. «Шәһәр портретына 100 штрих» («100 штрихов к портрету города») дисклар сериясеннән булган «Губернатор сарае» («Губернаторский дворец») видео экскурсиясенең фрагменты күрсәтелде. Экскурсоводлар шәһәрнең истәлекле урыннарына багышланган һәм экскурсияләр уздыру өчен кирәкле булган методик басмалардан торган күргәзмә белән таныштылар.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International