Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган биобиблиографик белешмәлек

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә багышланган биобиблиографик белешмәлекләр Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган яңа белешмәлек белән тулыланды - http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/mardzhani.htm.

Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече. 2018 нче елның 16 нчы гыйнварында бу олуг затның тууына 200 ел тула.  

 Яңа белешмәлектә материаллар 8 бүлеккә туплап бирелде. Биредә Шиһабетдин Мәрҗанинең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан хезмәтләр,  әсәрләре, фотолар, аңа багышланган видеоязмалар, сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр, фәнни эзләнү эшләре белән танышырга була. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә Ш. Мәрҗанинең китаплары, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы   аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр исемлеге бирелде.

Ш. Мәрҗанигә багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар да китерелде.

Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International