«Татар дөньясының мәрҗәне»

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

 2018 нче елның 12 нче гыйнварыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль урамы, 33 нче йорт), мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, рухани, педагог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818–1889) тууына 200 ел тулуга багышлап, «Татар дөньясының мәрҗәне» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.

Шиһабетдин Мәрҗани – галим-энциклопедист, күпкырлы шәхес, төпле тирән белемле, татар халкы язмышында якты эз калдырган зат. Ул татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белгән. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә язган. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Аларда фәлсәфә һәм илаһият тәгълиматы проблемалары, тарих һәм мәдәният мәсьәләләре киң яктыртылган.

Китап күргәзмәсендә Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» исемле хезмәте аерым урын алып тора. Ике томнан торган бу әсәр татар телендә язылган. Аның беренче томы Казанда ике мәртәбә – 1885 нче һәм 1897 нче елларда нәшер ителә; ә икенче томы 1900 нче елда дөнья күрә. Галимнең бу китабында Идел Болгарстанының дәүләт буларак оешуы яктыртыла, аның халкына этник һәм мәдәни яктан бәя бирелә; бу халыкның тормыш шартлары карала, анда хакимлек иткән иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни-идеологик мөнәсәбәтләр тасвирлана.

«Нәзурәтел-хакк» (Казан, 1870) исемле гарәп телендә язылган хезмәтендә Мәрҗани фәлсәфәгә һәм илаһият тәгълиматына кагылышлы мәсьәләләр күтәрә һәм аларга һәрьяклап анализ ясый, чынбарлыктагы процессларны фәнни яктан аңлауга юл яра.

Мәшһүр мәгърифәтчебезнең «Җамалетдин Дәвани хашиясенә Мәрҗани хашиясе» (Истанбул, 1873), «Һазә китабе хөлиятел-мөсәллә» (Казан, 1873), «Бәркел вәмид китабы» (Казан, 1890) һәм башка хезмәтләре белән әлеге күргәзмәдә танышырга мөмкин.

Шулай ук биредә, «Аң», «Шура» журналларында Шиһабетдин Мәрҗанигә багышлап төрле елларда басылган мәкаләләр белән бергә, аның турындагы әдәбият та урын алды.

Күргәзмә 1 апрельгә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International