Шигърият һәм моң кичәсе

08.02.2018

2018 нче елның 7 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар иҗатына багышланган «Кабатланмас безнең сөюләр» дигән очрашу кичәсе узды.

Гөлүсә Шаһбан тумышы белән Аксубай районыннан. Танылган җырчы Закир Шаһбан белән гаилә коргач, шигырьләр иҗат итә башлый. Күптән түгел Гөлүсәнең «Кабатланмас безнең сөюләр» дип аталган тәүге җыентыгы басылып чыкты. Аның шигырьләре мәхәббәт, гаилә бәхете, туган як темаларына багышланган. Алар ихлас, эчке кичерешләргә бай булулары белән игътибарны җәлеп итәләр. Гөлүсә Шаһбан кичәне үзенең шигырьләрен укуы белән башлап җибәрде.

Әлеге әдәби-музыкаль чарада Гөлүсәнен хәләл җефете Закир Шаһбан исә үзенең оста музыкант һәм җырчы гына түгел, ә сүз остасы икәнлеген дә күрсәтте. Ул, тамашачылар соравы буенча, 1980 нче елларда бик популяр булган «Заман» төркемендә башкарган һәм хәзер яратып җырлый торган җырларын бүләк итте. Танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, «Ак Бүре» нәшрияты җитәкчесе Талия Шакирова шагыйрәнең иҗатына югары бәя бирделәр. Закир һәм Гөлүсә Шаһбаннар бәйрәмгә килгән тамашачыларның сорауларына җавап биреп, җанлы әңгәмә кордылар.

Кичә ахырында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе исеменнән бу иҗади гаиләгә китаплар бүләк ителде. Очрашу бик җанлы һәм җылы рухта узды.

  

  

 

 

 

 

 






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования