Мәчеттә – татар телен өйрәнү, китапханәдә – татар китабы тарихын...

13.02.2018

Кабан арты мәчетендә оештырылган татар телен өйрәнү курсларына йөрүчеләр 2018 нче елның 9 нчы феврале көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә булдылар. Шушы очрашуда катнашкан журналист Фирая Моратованың язмасы сайтны караучылар-укучылар игътибарына тәкъдим ителә.

Бүлек җитәкчесе Айрат Заһидуллин Милли китапханәнең тарихы, аның фондында саклана торган сирәк китаплар турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Коръәннең Казан һ.б. басмалары хакында да мәгълүмат бирде. Очрашуга килүчеләрнең күбесе, зурлыгы белән шырпы кабының яртысын тәшкил икән Коръәнне, мөгаен, үз гомерләрендә әле беренче мәртәбә күргәннәрдер.

Айрат әфәнде Милли китапханәнең башлангыч чорына тукталып, аның XIX нчы гасырда, төгәлрәге 1865 нче елда Казан каласының җәмәгать китапханәсе буларак оештырылганы; аңа туган якны өйрәнү белән шөгыльләнгән И.Второвның үз шәхси китапханәсендәге 1900дән артык китап, газетаны тапшырганы турында сөйләде. Казандагы ул китапханәдә XX нче гасыр башында татарлар өчен махсус бүлек оештырыла. Әлеге «Көтепханәи исламия» бүлегендә меңнән артык китап туплана.

Коръәннең гарәп телендәге тулы басмасы Екатерина II Указы белән, 1787 нче елда Санкт-Петербургта бастырылуы, аның бер данәсе 200 сумга сатылуы турында да күпләр беренче мәртәбә ишеткәндер. Айрат әфәнде Коръәннең ул замандагы бәясен күзаллау өчен чагыштыру да китерде: «Ялгышмасам, ул чорда ат 2 сум торган... Бәясе бик кыймәт булса да, Коръән чагыштырмача тиз арада сатылып беткән». Коръән шуннан соң, Петербургта бер-бер артлы биш мәртәбә нәшер ителә. Бәясе дә инде артык кыйммәт булмый. Ул басмадан бүгенге көнгә кадәр ике китап кына сакланган: Россия дәүләт китапханәсендә һәм Истанбулдагы «Сөләймания» китапханәсендә.

Узган гасырның соңгы унъеллыгыннан башланып киткән археографик экспедицияләр халыкта сакланып калган гарәп шрифтлы кулъязмаларның 60 проценты дини эчтәлектә икәнен күрсәтә. Моңа риваятьләр, хикмәтләр дә керә... Алары да ничек саклангандыр әле. Чөнки XX нче гасырда гына да өч мәртәбә алфавит алмашыну фаҗигасен кичергән татарның меңьеллык әдәби мирасы онытылуга дучар ителгән. Яшь буын инде гарәп графикалы язмаларны укый алудан мәхрүм булган. Өстәвенә, ил өстен репрессияләрнең яңа дулкыны каплаган 1930 нчы елларда кешеләр, гарәп шрифтлы китапларны, капчыгы-капчыгы белән зиратка күмгәннәр...

Очрашуга килүчеләр XIX нчы гасыр азагыннан алып 1945 нче елга кадәрге фотоларны үз эченә алган альбомны карап, элекке татар зыялыларының киенү рәвешен, татар милли кием үрнәкләрен күзалладылар. Татар халкының тарихын чагылдырган кулъязмалар, сирәк китаплар белән таныштырганы, рухи кыйммәткә ия мәгълүмат өчен татар телен өйрәнүчеләрнең җитәкчесе Рәмзия Камбиева Айрат әфәндегә рәхмәт җиткерде...

Очрашуда катнашучыларны соңыннан, Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фәнни хезмәткәре Ләйсән Нәбиуллина аерым исемлеккә теркәп, һәркайсысына Татарстан китапханәләренең бердәм укучы билетын тапшырды.

Фирая Моратова, журналист.

 

 






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования