Әтнәдә узган Мәрҗани конференциясендә катнашу

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

2018 нче елның 16 нчы феврале көнне Әтнә районының Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә һәм Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында, бөек мәгърифәтченең 200 еллык юбилеена багышлап, Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.

Шиһабетдин Мәрҗани исемен горур йөртүче Комыргуҗа мәктәбендә мәгърифәтченең музее эшли. Аңа багышлап ике елга бер тапкыр шушы мәктәп оештыра торган республика фәнни-гамәли конференциясенең быел җиденчесе булды. Аның эшендә Татарстанның 15 районыннан (Сарман, Спас, Мамадыш, Теләче, Балтач, Минзәлә, Кукмара, Саба һ.б.) һәм Казан шәһәреннән 70тән артык укучы һәм укытучы үзләренең фәнни эшләре белән алты секциядә чыгыш ясады. «Төбәкләрнең күренекле шәхесләре һәм фән эшлеклеләре» дигән секция эшен Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары И.Г.Һадиев җитәкләде.

Әтнә дәүләт драма театрында үткәрелгән тантаналы кичә һәм пленар утырыш дәвамында конференциянең җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары, Бөтендөнья Татар конгрессының, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Мактау грамоталары тапшырылды.

Тантанада катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе, Татарстанның халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев тә чыгыш ясады. Ул да, башка сөйләүчеләр дә фәнгә беренче адымнарын ясаучы балаларга, яшьләргә хәер-фатиха биреп, зур уңышлар теләде. Шулай ук мәшһүр татар мәгърифәтчесе, дин галиме, тарихчы, педагог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең данлы исеменә лаеклы булырга, мирасын өйрәнергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International