«ЭтноПеро» 2018 Халыкара әдәби конкурсы

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

2018 нче елның 1 нче мартында кече күләмле әсәрләрнең «ЭтноПеро» 2018  Халыкара әдәби конкурсы старт ала. Бәйгене Свердловск өлкәсе мәдәният министрлыгы булышлыгы белән «Свердловск өлкә милләтара китапханәсе» Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оештыра.

Конкурс 2016 нчы елдан алып милләтара һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм халыклар бердәмлеген ныгыту; Россия халыкларының этнокультур күптөрлелегенә булышлык итү, экстремизмны һәм түземсезлекнең төрле формаларын булдырмау чараларын күрү максатыннан уздырыла.

Конкурска кече күләмле әдәби прозаик әсәрләр (хикәя, повесть, новелла) кабул ителә. Бәйге18 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк авторлар арасында уздырыла. Анда катнашу катнашучыларның яшәү урыннарына бәйле түгел.

Конкурсның темасы Россия халыкларының тарихы, мәдәниятенә бәйләнгән яисә Россия Федерациясенең этник һәм мәдәни күптөрлелегенә багышланган булырга тиеш. Бәйге эшләре шулай ук

этнослар арасындагы позитив үзара бәйләнешләргә һәм мәдәниятара диалогка багышланган булырга мөмкин.

Конкурс эшләре 2018 нче елның 1 мартыннан 31 нче июленә кадәр «ЭтноПеро бәйгесе» тамгасы белән etnopero@somb.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

Тулырак: www.somb.ru/etnopero.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International