Татар телен өйрәнүчеләр өчен мәгълүмат көне

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары уңышлы гына эшләп китте. Кабан арты мәчете каршында оештырылган курсларга йөрүче бер төркем тыңлаучылар өчен 2018 нче елның 14 нче марты көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге хезмәткәрләре мәгълүмат көне үткәрделәр. Бүлек хезмәткәрләре Милли китапханәнең бай тарихы, эшчәнлеге белән таныштырды, күргәзмәләр, мәдәни чаралар һәм китапханәнең төп бинасы турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Әлеге чара курсларга йөрүчеләр өчен татар телен тагын да тырышыбрак өйрәнүдә өстәмә бер этәргеч булыр. 

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International