Татарстан Республикасы Милли китапханәсе – экскурсоводларга

2018 елның 16 марты, җомга

2018 нче елның 15 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү үзәге  экскурсоводлары өчен Мәгълүмат көне уздырылды.

Тыңлаучылар өчен, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтының һәм «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталының электрон мәгълүмати ресурсларына күзәтү ясау формасында, «Татарстанның, Казанның күренекле урыннары» исемле презентация әзерләнде. Китапханәнең электрон коллекцияләреннән һәм башка белешмә-мәгълүмати ресурсларыннан мәгълүмат эзләү буенча киңәшләр бирелде.

«100 штрихов к портрету города» («Шәһәр портретына 100 штрих») дисклар сериясе презентациясе кысаларында «Губернаторский дворец» («Губернатор сарае») видеоэкскурсиясеннән өзек күрсәтелде.

Экскурсоводлар шәһәрнең истәлекле урыннары турындагы басмалар һәм экскурсияләр уздыру өчен кирәкле булган методик материаллар күргәзмәсе белән таныштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International