Күңелләрдә калырлык очрашу

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

 2018 нче елның 21 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йортта) танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу узды. Кичәгә халык бик теләп килде, чөнки зур сәләте өстенә гадилеге, эчкерсезлеге белән дә үзен яраттырган шәхесне күрү, аралашу, яңа иҗат җимешләре белән танышу һәркемгә кызыклы иде.

Кичәне китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиев ачып җибәрде. Әдәбият галиме Фоат Галимуллин үз чыгышында шагыйрәнең иҗатына зур бәя биреп, аның белән горурлануы турында әйтте. Шәмсия Җиһангирова – яшьтән үк әдәбият, сәнгать дөньясында кайнап, тормышын татар халкына, әдәбиятына, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган милләтпәрвәр ханым. Китап сөючеләр тарафыннан яратып укыла торган шигырь җыентыкларын кибетләрдән табып булмый, алар китапханә киштәләрендә дә тормый, гел кулда. Туган авылы Баек турында чыгарган «Бакый бул, Баек!» китабы якташларының күңел матурлыгы, җан җылысы турында. Бу китап талантлы шагыйрәнең тагын бер үзенчәлекле ягын ачты.

Кичә шигырь һәм җыр белән аралашып барды. Нечкә хисле шагыйрәнең сузләренә матур җырлар язылган. Аларны Нурзадә, Азат Хөсәенов, Закир Шаһбан, Илзидә Госманова, Фәрит Низамиев һәм Әсхәт Хисмәтов яңгыратты. Биектау районы Мәмдәл мәктәбе укытучысы Фирая Абдуллина аңа багышлаган шигырен укыды. Кичәдә Шәмсия ханымның кызы Гөлназ Җиһангирова, оныклары Илһам һәм Камилә Җиһангировалар да катнашты. Шагыйрәнең дәвамчылары башкарган җырлары һәм шигырьләре белән тамашачыларның алкышларына күмелде.

«Болгар» радиосының баш мөхәррире Илфар Кәримов, Бөтендөнья татар конгрессыннан Булат Ибраһимов, хезмәттәшләре буларак, Шәмсия Җиһангированың һөнәри эшчәнлеге турында матур чыгышлар ясадылар.

Шәмсия Җиһангирова үз шигырләрен укып, үз җырларын җырлап залдагы һәркемне сокландырды. Тамашачы хисләр ташкынында йөзде, рухи ләззәт алды, алай гына түгел – уйланды да, көлде дә, елады да.

Милләт турында, тел язмышы хакында фикерләре дә катнашучыларны битараф калдырмады. Бу очрашу тәэсире һәркемнең күңелендә озак сакланыр. Ә шагыйрә исә киләчәк иҗатында укучыларны яңа әсәрләре белән шатландырыр дип өметләнәбез. 

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International