Мәдәният хезмәткәрләре көне

2018 елның 23 марты, җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!

Бу бәйрәм җәмгыятьнең рухи үсешенә һәм бай мәдәни мирасны саклауга, танытуга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне үзара берләштерә. Алай гына түгел, Мәдәният хезмәткәрләре көне җәмгыятьнең бөтен катлауларына да кагыла. Аны безнең белән мәдәни-массакүләм чараларның күпсанлы тамашачылары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, китапханәләргә һәм музейларга йөрүчеләр, мәдәни кыйммәтләргә битараф булмаучылар да бәйрәм итә.

Барыбызга да иҗади уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек насыйп булсын!

Татарстан Республикасы

Милли китапханәсе җитәкчелеге.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International