Татарстан Милли китапханәсе – «Боратынскийлар утарында әдәби укулар»ның катнашучысы

2018 елның 23 марты, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле 2018 нче елның 20-21 нче март көннәрендә Казандагы Евгений Абрамович Боратынский (1800–1844) музеенда (мәшһүр рус шагыйренең Россиядәге бердәнбер музее!) үткәрелгән «Боратынскийлар утарында әдәби укулар» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты.

Боратынскийлар нәселенең йорт нигезенә әдәбият һәм тарих белгечләрен җыеп, ел саен уздырыла торган әлеге конференциянең быелгысы Е.А.Боратынский, аның оныгы А.Н.Боратынский истәлегенә һәм Россиядә Ватандашлар сугышы башлануның 100 еллыгына багышланды.

Конференцияне музей мөдире И.В.Завьялова ачты. Катнашучыларны Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Г.Р.Нәҗипова һәм «Казан шәһәренең рус милли-мәдәни берләшмәсе» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе И.А.Александровская сәламләде. Казан (Идел буе) федераль университеты, Россия Фәннәр академиясенең А.М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты, Казан дәүләт мәдәният институты, «Ф.И.Тютчев исемендәге «Мураново» утары» музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һ.б. галимнәре һәм белгечләре тәкъдим иткән докладлар игътибар белән тыңланды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәре Р.К.Юнысова «Казан Ватандашлар сугышы ялкынында: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында сакланучы материаллар буенча» дигән темага уңышлы чыгыш ясады.

Конференциядә катнашучылар өчен музей буйлап экскурсия ясалды.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International