Йөзьяшәр «Ватаным Татарстан»

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

2018 нче елның 16 нчы апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре, «Ватаным Татарстан» газетасының бер гасырлык юбилее уңаеннан, Татарстанның Мәгарифне үстерү институты уку залында (Казан, Зур Кызыл ур., 68 нче йорт) республикабызның төрле районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу үткәрде.

Очрашуга «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров һәм журналист Гөлгенә Шиһапова килде.

Сорау-җавап, әңгәмә рәвешендә барган әлеге очрашуда укытучылар үзләрен борчыган күпсанлы сорауларын бирде һәм редакция хезмәткәрләреннән тулы, эчтәлекле җаваплар ишетте.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар, вакытлы матбугат бүлекләрендә сакланган төпләнмәләрдәге тарихи сәхифәләрне чагылдырган, газетаның хронологиясен күз алдына бастырган презентация катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

«Ватаным Татарстан» – республикада булган яңалык һәм вакыйгаларны укучыга җиткерүче, җәмгыятьтә булган бәхәсле мәсьәләләрне күтәрүче, тел һәм милләт язмышын кайгыртучы иң өлкән басмаларның берсе.

«Эш» исеме белән чыга башлап, замана агышына һәм тарихи вакыйгаларга бәйле рәвештә исеме үзгәрсә дә, («Татарстан», «Татарстан хәбәрләре», «Кызыл Татарстан», «Совет Татарстаны», «Социалистик Татарстан») газета үз кыйбласын саклап кала алган. 1992 нче елдан «Ватаным Татарстан» исеме астында нәшер ителүче әлеге газета – үз укучыларының ихтирамын яулаган, татар халкының аерылмас һәм ышанычлы юлдашы.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International