«Казан – Түбән Варта» видеокүперендә язучы Гәрәй Рәхим

2018 елның 21 апреле, шимбә

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Төмән өлкәсе Түбән Варта шәһәренең 5 нче номерлы китапханәсе китап сөючеләрен видеокүпер аша татар язучылары белән әледән-әле очраштырып тора. 5 нче шәһәр китапханәсе – Төмән өлкәсенең Ханты-Манси автономияле округында, ягъни Юграда, татар һәм башкорт китаплары булган бердәнбер махсус китапханә. Ул Түбән Варта шәһәре халкына егерме елдан артык хезмәт күрсәтә, төрле-төрле кызыклы чаралар, китап укучылар конференцияләре, күңелле ял кичәләре үткәрә.

2018 нче елның 19 нчы апрелендә традицион видеокүпер аша чираттагы очрашу булды. Бу юлы ул күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим белән, аның иҗатына багышлап үткәрелде. Язучының иҗаты китап сөючеләргә яхшы таныш. Ул әдәбиятка 1960 нчы еллар уртасында килеп керә һәм укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Аның 1967 нче елда «Вәгъдә» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Хәзерге вакытта шагыйрьнең өч дистәдән артык китабы дөнья күргән. Әдипнең аерым әсәрләре инглиз, немец, поляк, монгол, венгр, төрек, украин, казакъ, әзәрбайҗан, үзбәк, латыш һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән. Г.Рәхим шулай ук Минзәлә һәм Туймазы татар театрларында куелган берничә драма әсәре һәм мәктәп сәхнәләре өчен пьесалар, скетчлар авторы буларак та билгеле.

Очрашу бик күңелле һәм кызыклы узды. Укучыларның күпсанлы сорауларына җавап биреп, Гәрәй ага Рәхим үзенең очрашудан бик канәгать калуын һәм Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең туган телләрен белүенә, татар әдәбиятын яратып укуларына шатлануын һәм үзенең иҗатына карата бирелгән мәгънәле сорауларга соклануын, югары бәя бирүләренә ихлас куануын белдерде.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International