«Алдым каләм, яздым сәлам...»

2018 елның 1 июне, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе нәшер итә торган «Татар археографиясе» сериясеннән археограф, текстолог Раиф Мәрдановның «Алдым каләм, яздым сәлам...» дип аталган чираттагы 21 нче китабы дөнья күрде. (Алдым каләм, яздым сәлам...: хатлар / төз. Р.Ф. Мәрданов. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2018. – 180 б. – («Татар археографиясе» сериясе; 21 нче китап).

Археографик сериянең әлеге китабында 1822–1934 еллар арасында төрле кешеләр тарафыннан язылган 44 хат тексты туплап бирелгән.

Хатларның авторлары – мөфтиләр, ахуннар, муллалар, хаҗилар, Ш.Мәрҗанинең туганнары һәм шәкертләре һ.б. Хатларда үз чорының төрле мәсьәләре чагылыш тапкан, гыйшык-мәхәббәт хәлләре, кешенең рухи кичерешләре, уй-борчулары, шатлыгы һәм хәсрәте ачыктан-ачык күренеп тора.

Җыентыкка гомуми кереш мәкалә һәм һәрбер хатка карата искәрмәләр язылган.

Раиф Мәрдановның бу китабы татар халкының язма мирасын өйрәнүчеләргә, шулай ук киң катлау китап укучыларга кызыклы һәм файдалы булыр дип уйлыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International