Гүзәл Яхинаның яңа романы презентациясе

05.06.2018

2018 нче елның 8 нче июнендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) язучы Гүзәл Яхина белән очрашу узачак.

Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» романы белән халыкка танылды. Аның бу әсәре күпсанлы премияләргә лаек булды. Киләчәктә роман буенча фильм төшерергә дә әзерләнәләр.

8 нче июнь көнне язучы «Балаларым минем» («Дети мои») исемле яңа романын укучыларга тәкъдим итәчәк. Бу роман 1918–1941 елларны колачлый һәм Идел буе немец автономиясе вәкилләре язмышын яктырта. Гүзәл Яхина әлеге әсәрендә төрле халыклар, этнослар, мәдәният һәм кеше язмышы бәйләнешен чагылдыруын дәвам итә.

Язучының Милли китапханәгә икенче тапкыр килүе. Иҗади очрашуда автор үзенең романы турында сөйләячәк, сорауларга җавап бирәчәк. Очрашуга рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-72-35.

Керү ирекле. 16+






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования