«Тарих һәм мәдәният бәйләнеше»

09.06.2018

2018 нче елның 1-2 нче июнь көннәрендә Литваның Вильнюс университетында, аның ректоры Артурас Жукаускас һәм Польшаның Торунь шәһәрендәге Николай Коперник университеты ректоры Анджей Третын теләктәшлеге һәм ярдәме белән, «Istorijos ir kultūros sąsajos = Тарих һәм мәдәният бәйләнеше» дигән Халыкара фәнни конференция булып узды. Ул галим А.К. Антоновичның «Гарәп язуында белорус текстлары һәм аларның график-орфографик системасы» дигән монографиясе дөнья күрүгә 50 ел тулу уңае белән үткәрелде.

А.К. Антонович тарихи фәннәрдән саналган Китаб фәненә, ягъни белорус телендәге гарәп язулы китапларны өйрәнүче китабистика юнәлешенә нигез салучы булып тора. Әлеге китаблар XIV–XV гасырларда Беларусь һәм Литва җирләренә килеп урнашкан һәм акрынлап телен үзгәртә барган татарлар тарафыннан XVI гасырда барлыкка китерелгән. Әлеге китабларда күчеп килгән татарларның көнкүреше, йолалары, гореф-гадәтләре чагыла, шуңа күрә аларның текстлары тел белгечләре, этнографлар, әдәбият галимнәре, тарихчылар өчен кыйммәтле материал булып тора.

Конференция эшендә Литваның һәм башка илләрнең эре фән үзәкләреннән килгән галимнәр катнашты һәм кызыклы, әһәмиятле темаларга чыгышлар ясады. Мәсәлән:

  • Галина Мишкинене (Литва, Литва теле институты) – «А.К. Антоновичның Вильнюс университеты китапханәсендәге архивы»;
  • Виктория Ушинскене (Литва, Вильнюс университетының полонистика үзәге) – «XVII гасырдагы Тракай сарай судының типология акты»;
  • Людмила Гарбуль (Литва, Вильнюс университетының чит телләр институты) – «XVI–XVII гасырларда поляк-көнчыгыш славян телләренең бәйләнеше»;
  • Артур Канапацки (Польша, Белосток университеты), Джоанна Кулвицка-Каминьска (Польша, Торунь университеты), профессор Чеслав Лапич (Польша, Торунь университеты) – «Коръән тәрҗемәсенең дүрт варианты (XIX г.)»;
  • Ивона Радзишевская (Польша, Торунь университеты) – «Сафаревич Китабыннан зирәк егет һәм патша кызы турындагы хикәят (1792 ел)»;
  • Томаш Блащак (Литва, Каунастагы Чеслав Милош үзәге) – «Литвада Клавдий Душаускас-Ду интеллектуаль мирасы»;
  • Алла Кожинова (Беларусь, Беларусь дәүләт университеты) – «Китаб»лардагы белорус теленең диалекталь үзенчәлекләрен билгеләү проблемалары»;
  • Сергей Мискевич (Беларусь, Беларусь дәүләт университеты) – «Беларусь, Литва һәм Польша мизарлары: тарих һәм хәзерге заман»;
  • Инесса Курьян (Беларусь, «Студия-Мовия» телне һәм илләрне өйрәнү үзәге) – «Университет белеменнән тыш Минскидагы полонистика мәктәбе тәҗрибәсе»;
  • Лиля Меметова (Кырым Республикасы, Кырым инженерлык-педагогика университеты) – «Кырым татарлары әдәбияты тарихында Номан Челебиджихан феномены»;
  • Станислав Думин (Мәскәү, Россия Федерациясенең дәүләт архивы) – «Литва татарларының ономастикасы: үсешнең тарихи тенденцияләре».

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин «Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең археографик экспедицияләр оештыру тәҗрибәсе һәм аларның кайбер нәтиҗәләре» дип исемләнгән доклад тәкъдим итте. 1889 нчы елда Свислочь шәһәрендә кулдан күчерелгән, хәзерге көндә китапханә фондында сакланучы, гарәп хәрефләре белән белорус телендә язылган хамаил (литва татарлары кулъязмасы) хакында да, әлбәттә,  әлеге докладта сүз булды.

Конференция бик нәтиҗәле үтте һәм галимнәрдә генә түгел, Бөек Литва Кенәзлеге җирлегендә яшәүче татарларның күпгасырлык тарихына битараф булмаган һәркемдә зур кызыксыну уятты.

  

 

 






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования