Гүзәл Яхинаның яңа китабы

2018 елның 9 июне, шимбә

2018 нче елның 8 нче июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында язучы Гүзәл Яхина белән очрашу узды. Ул китап укучыларга үзенең «Зөләйха күзләрен ача» романы белән танылды. Авторның бу беренче романы берничә мәртәбәле премия яулады. Хәзерге вакытта әсәр буенча нәфис фильм төшерү эшен башлап җибәрделәр.

Әлеге кичәдә исә Гүзәл Яхина «Дети мои» дигән икенче китабын тәкъдим итте. Роман узган гасыр башында Идел буенда яшәгән немецларның тормыш-көнкүрешенә багышланган. Автор вакыйгаларны хисле, җанлы һәм тарихи төгәллек белән тасвирлый. Романда сурәтләнгән вакыйгалар укучыларны үз эченә бөтереп ала.

Язучының яңа китабы белән таныштыру кичәсе Казанда өченче тапкыр оештырылды. Шуңа карамастан, зал шыгрым тулы иде. Иҗат кичәсендә автор яңа романы турында сөйләде. Залда утыручы, әдипнең иҗатын яратучы күпчелек укучылар китап белән танышып килү сәбәпле, алар романның һәр бүлеген анализлап, кызыклы сораулар яудырдылар, роман язу серләрен сораштылар. Очрашуда төрле буын кешеләре катнашты, һәркем кызыксынып тыңлады. Милли китапханә директоры Сөембикә Разил кызы үз чыгышында язучының иҗатын югары бәяләп, киләчәктә дә китап укучыларны гел шулай яңа әсәрләре белән сөендереп торуын теләде.

Кичәгә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова да килгән иде. Ул йомгаклау сүзендә язучыга иҗат уңышлары теләп, Гүзәл Яхинаның чын әдәбиятчы булуын билгеләп үтте.

Очрашу ахырында язучы китапларга култамгасын салды, теләгән кешеләр белән фотога төште. Китап сөючеләр кичәдән бик якты тәэсирләр белән таралышты.

  

  

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International