«Китапханә паркта» спорт һәм китап бәйрәме

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Бөтендөнья футбол чемпионаты уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2018 елның 18 июнендә «Китапханә паркта» дигән спорт һәм китап бәйрәме үткәрде. Проектның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын китап укуга юнәлтү, китапның иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен арттыру, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Бәйрәм Милли китапханәнең төп бинасы янындагы Лобачевский бакчасында көндезге унбердән кичке сәгать алтыга кадәр дәвам итте. Аны үзләренең дәртле, матур чыгышы белән яшь гимнасткалар башлап җибәрде. Милли китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина «Китапханә паркта» проектының елдан ел масштабы зураюын ассызыклады. Халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, китапханәләрнең парк-бакчаларга һәм башка җәмәгать урыннарына чыгып, китап укуны, китапханәләргә йөрүне мөмкин булган һәртөрле ысуллар белән популярлаштыруының зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле Диана Хәсәнова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, танылган әдипләр Галимҗан Гыйльманов, Йолдыз Шәрапова да сәламләделәр.

Әлеге киңкүләмле чара кысаларында үз сәләтләрен бик югары дәрәҗәдә күрсәткән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты студентлары, И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте шәкертләре, Биектау һәм Питрәч районы китапханәчеләре һәм китап укучылары чыгышлары тамашачылар һәм килгән кунаклар күңеленә ифрат хуш килде. Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы шәкертләре китапханә бинасын – гаҗәеп матур архитектура истәлеген – сурәткә төшерделәр.

Әлеге мәйданда китапханәнең бүлек һәм бүлекчәләре тарафыннан киң җәмәгатьчелек игътибарына спортның төрле юнәлешләренә һәм Бөтендөнья футбол чемпионатына багышланган китап күргәзмәләре тәкъдим ителде, ачык һавада китап уку мәйданчыгы оештырылды.

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге уку залында сәламәт яшәү һәм дөрес туклану рәвешенә, спортка бәйле китаплар укуга багышланган лекторий, Татарстан Республикасының Милли банкы хезмәткәрләре тарафыннан акча берәмлекләре турында презентация, финанслар бәйгесе уздырылды. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры О.А. Калегина үз чыгышында тамашачыларга шушы югары уку йорты турында презентация үткәрде.

Китапханәнең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балалар һәм зурлар өчен оештырылган квест-эстафета да бик җанлы рухта узды.

Элекке заман рухын чагылдырып, XIX гасыр ахыры–XXгасыр башы җәмәгать китапханәсенең уку бүлмәсенә охшатып, Милли китапханәнең үзешчән «артистларын» утыртып ясалган махсус фотомәйданчыкта кунаклар китапханә хештеглары белән бик теләп фотога төштеләр.

Килгән кунаклар һәм китапханә хезмәткәрләре өчен татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе мәйданчыгы да оештырылды. Танылган музыкант Булат Хисмәтов башкаруында милли көйләр яңгырап торды, катнашучылар төрле кызыклы уен-ярышларда – аркан һәм таяк тартышуда, чиләк-көянтә белән су ташуда, капчык киеп йөгерүдә, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерүдә, кул көрәштерүдә һ.б. көчләрен сынадылар. Әлеге мәйданчык катнашучылар һәм тамаша кылучылар күңеленә аеруча хуш килде.

Чара барышында балалар мәйданчыгында спорт темасын чагылдырган открыткалар, китапчыклар, блокнотлар ясау остаханәләре, «Футболны ясыйбыз» арт-импровизациясе дә эшләде.

Килгән тамашачылар фудкорт мәйданчыгында пешкән ризык, туңдырма белән сыйланды.

«Ачык микрофон» рубрикасында республиканың танылган язучылары һәм сәнгать әһелләре чыгыш ясады, шулай ук Казанда нәшер ителүче көндәлек матбугат вәкилләре катнашты. Чарага килгән кунаклар үзләренең яраткан шигъри әсәрләрен яңгыраттылар.

Китап сөючеләр өчен китаплар алмашу мөмкинлеге тудырылды. Күргәзмә-ярминкәдә истәлеккә яки бүләк итү өчен китапханә хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән кул эшләнмәләре сату оештырылды. Китапханәләргә йөрүгә ихтыяҗы һәм теләге булган кешеләргә Татарстан Республикасының бердәм укучы билетлары тапшырылды.

Әлеге чарада Бөтендөнья футбол чемпионатын тамаша кылырга дип Казанга төрле чит илләрдән – Финляндия, Австралия, Мисыр, Иордания, Марокко, АКШтан – килгән кунаклар да бик теләп катнашты. Бәйрәм китапханә хезмәткәрләренең FIFA сүзендәге хәрефләр тәртибендә тезелеп басуына корылган флешмоб белән тәмамланды.

«Китапханә паркта» спорт һәм китап бәйрәме һәркемдә якты тәэсирләр калдырды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International