Фондка китаплар өстәлде

25.06.2018

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2018 елның 18 июнендә үткәргән «Китапханә паркта» дигән спорт һәм китап бәйрәме вакытында берничә автор үз әсәрләрен китапханә фондына бүләк итеп тапшырды. Шул авторларның берсе – элеккеге инженер-конструктор һәм космос белән бәйле техника өлкәсендә оста белгеч, бүгенге иҗат җимешләренә караганда, шигъри йөрәкле, нечкә күңелле, милли җанлы Мәгариф ага Раянов.

Тышлыклары бер үк өслүбтә бизәлгән, тыйнак кына полиграфик эшләнештәге,  «Мәрхәмәт» (2012), «Хәтернамә» (2013), «Усак сагышы» (2015), «Туган ягым – моңлы сагышым» (2016), «И, гомер...» (2017) дип исемләнгән бу биш китапта авторның төрле елларда язылган шигырь һәм хикәятләре, газета-журналларда дөнья күргән мәкаләләре тупланган. Нигездә әдәп-әхлак темасына багышланган, фәлсәфи уйлануларны бәян иткән, тәэсирле гыйбрәт һәм тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашкан бу әсәрләр, эстетик һәм рухи тәрбия чыганагы буларак, күпсанлы китап сөючеләрнең игътибарын җәлеп итәр.

Китапханә идарәсе әлеге бүләк китаплары өчен Мәгариф ага Раяновка зур рәхмәт белдерә, исәнлек-саулык, яңа иҗади уңышлар, укучыларны тагын шундый мәгънәле әсәрләр белән куандыруын тели.

    

 

 

                                             






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования