Беренче татар профессиональ сәясәтчесе Садри Максуди

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

2018 елның 5 июленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) танылган дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, галим, язучы Садри Максудиның тууына 140 ел тулуга багышланган «Татарның беренче профессиональ сәясәтчесе» исемле китап күргәзмәсе эшли башлады.

Садри Максуди – ХХ гасыр башы татар милли хәрәкәтенә рухи һәм идея юнәлеше бирүчеләрнең берсе булды. 1901–1906 елларда Сорбоннада (Париж) хокук фәннәре һәм филология гыйлемен өйрәнә. 1906 елда Казанга кайткач, сәяси эшчәнлеккә кушыла, «Иттифакыль-мөслимин» партиясе җитәкчеләренең берсе була. Казан губернасыннан икенче һәм өченче Дәүләт Думаларына депутат итеп сайлана. Соңгысында Думаның мөселман фракциясе белән җитәкчелек итә. Октябрь революциясенән соң эмиграциягә китә.

Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге куйган бу күргәзмәдә Садри Максудиның туган илебездә һәм чит илләрдә басылып чыккан китаплары, аның турындагы хезмәтләр тәкъдим ителә.

Күргәзмәдә Садри Максудиның үзе исән вакытта туган илдә нәшер ителгән хезмәтләреннән: «Мәгыйшәт» (Оренбург, 1914), «Гыйльмел-арыз: әйбер хакында Яуропа галимнәренең уйлары» (Казан, 1899), эмиграциядә нәшер ителгән китапларыннан: «Гомуми хокук тарихы» (Истанбул, 1948), «Төрек тарихы вә хокукы» (Истанбул, 1947), «Миллият тойгысының социологик әсаслары» (Истанбул, 1975) белән танышырга мөмкин. Аның турындагы әдәбият, шулай ук 1907 елда II Дәүләт Думасында Казан губернасы депутатлары белән бергә төшкән фотосурәте, «Йолдыз» газетасы битләрендә басылып чыккан нотыкларының күчермәләре китапханәгә килүчеләр игътибарына тәкъдим ителә.

Күргәзмә 30 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International