Татарстан Милли китапханәсе укытучыларның республикакүләм август киңәшмәсендә

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

2018 елның 22-23 август көннәрендә Кукмара шәһәрендә «Татарстан республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» дигән темага мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсе уза. Аның эшендә катнашучыларга Татарстан Республикасы Милли китапханәсе    «Халык мәгарифе тарихы язма һәм басма чыганакларда» дигән зур күргәзмә тәкъдим итә. Күргәзмәгә куелган кулъязмалар, басма китаплар, вакытлы матбугат материаллары һәм тарихи фоторәсемнәр белән укытучылар һәм мәгариф эше белгечләре, республика хөкүмәте әгъзалары, муниципаль районнар башлыклары, Дәүләт Советы депутатлары, төрле иҗтимагый һәм дәүләт оешмалары җитәкчеләре танышты.

   

     

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International