Алман теле: сөйләшергә һәм аңларга өйрән

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең (Казан, К. Маркс ур., 36 йорт) чит телләрдәге әдәбият бүлегендә Халыкара алман теле көне уңаеннан күргәзмә оештырылды.

Популярлыгы буенча Алман теле Европада икенче урында тора. Укучылар игътибарына алман телен өйрәнү буенча үзебезнең һәм чит ил авторларының үзөйрәткечләре, дәреслекләре һәм сүзлекләре тәкъдим ителгән. Бизнес һәм сөйләшү лексикасына аерым урын бирелгән. Илләр буенча сәяхәт китаплары тупланмасы укучыларны Гамбургка, Берлинга һәм башка күп кенә кызыклы урыннарга күчерә. Иң кечкенә укучыларга алман телендә балалар әдәбияты һәм телне башлап өйрәнүчеләр өчен китаплар тәкъдим ителә.

Чит телләрдәге әдәбият бүлегендә алман телен өйрәнергә һәм камилләштерергә теләүчеләр өчен Алман теле залы эшли, аның фондына яңа китаплар һәм вакытлы матбугат даими килеп тора.

Сезне К. Маркс ур., 36 йорт адресы буенча көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International