«Китапханә фондлары: проблемалар һәм аларның чишелеше» XI нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында күчмә утырыш

2018 елның 5 октябре, җомга

2018 елның 4 октябре көнне «Китапханә фондлары: проблемалар һәм аларның чишелеше» XI нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Үзәк китапханәсендә «Муниципаль китапханәләр фондларын туплауда яңача алымнар» дип аталган күчмә утырыш булды.

Конференциянең өченче эш көне Үзәк китапханә буйлап экскурсиядән башланды. Кунаклар китапханә системасы эшенең нечкәлекләре белән кызыксынды, тәҗрибә уртаклашты. Фондларны формалаштыручы белгечләр китапханәнең китап туплау бүлеге эшенә карата аеруча зур кызыксыну күрсәтте.

Күчмә утырышны ачып, конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов мөрәҗәгать итте.

Күчмә утырыш эшен ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов, ТР Арча муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Рәфыйк кызы Фазылова, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары Галина Валентиновна Пичугина, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары Ирек Габделхәй улы Һадиев алып бардылар.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең республика китапханәләрен китап белән тәэмин итү бүлекчәсе баш китапханәчесе Наталия Геннадьевна Чепик 2017 елда Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләре фондларын тулыландыру нәтиҗәләренә җентекле аналитик күзәтү ясады. Республика китапханәләрендәге гомуми китап фондының үсеш динамикасы яктыртылды, муниципаль китапханәләр фондларын тулыландыруны финанслау һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

ТР Арча муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Рәфыйк кызы Фазылова үз чыгышында кунакларга әлеге китапханәләр системасының эшчәнлеге һәм үсеш юнәлешләре турында сөйләде, казанышларны күрсәтү белән беррәттән, проблемаларны да телгә алды.

Казан шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының китап туплау бүлеге мөдире Ольга Станиславовна Пронина муниципаль китапханәләр фондларын тулыландыруның үзләре куллана торган төрле юлларын тасвирлап, «Сатуда булган һәм басмага бирелгән китаплар» мәгълүмат системасы һәм прайс-битләр белән эшләүгә киңрәк тукталды. 

Санкт-Петербург шәһәренең М.Ю. Лермонтов исемен йөртүче Районара Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китап туплау һәм каталоглаштыру бүлеге мөдире Наталья Ивановна Иванованың «Муниципаль китапханәләр фондларын тулыландыруның цифрлы яңа мөмкинлекләрне куллануга нигезләнгән заманча технологиясе» дигән доклады катнашучыларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Иң мөһим һәм рейтинглы әдәбиятны ачыклауның һәм аны экспресс-эшкәртүнең әлеге системада файдаланыла торган методикасы китапларның укучыга барып җитү вакытын бик күпкә кыскарта икән.

Килгән коллегаларына үзләренең эш тәҗрибәсен Татарстан китапханәләре вәкилләре дә җиткерде. Алар тәкъдим иткән докладлар:

«Китапханә фондларын тулыландыруның хәзерге халәте һәм проблемалары: Әлмәт муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының эш тәҗрибәсе» – Асия Әдиб кызы Галина, ТР Әлмәт муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының китап туплау бүлеге мөдире;

«Түбән Кама шәһәре һәм районы халкына китапханә хезмәте күрсәтү сыйфатын арттыруның бер шарты буларак муниципаль китапханәләрне модернизацияләү» – Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова, Түбән Кама Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры;

«ТР Баулы муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы фондларын тулыландыру һәм саклау максатында проект эшчәнлеге» – Гөлназ Равил кызы Габдриева, ТР Баулы муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының китапханә эшен автоматлаштыру бүлекчәсе мөдире.  

Күчмә утырышның ахырында ачык һөнәри аралашу булды, конференция катнашучылары күргәннәре һәм тыңлаганнары турында фикер алыштылар. Россия китапханәләр ассоциациясенең Китапханә фондларын формалаштыру секциясе рәисе, Россия милли китапханәсе фәнни-методик бүлегенең китапханә фондларын өйрәнү бүлекчәсе мөдире Ирина Всеволодовна Эйдемиллер конференция эшенә нәтиҗә ясады.

Күчмә утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җитәкчелегенә һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләренә зурлап кабул иткәннәре һәм чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Конференциянең өченче эш көне татар әдәбияты классигы, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның Яңа Кырлай авылындагы музеен карау белән төгәлләнде.

   

   

   

   

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International