Милли китапханәдә «Татарча диктант»

2018 елның 28 октябре, якшәмбе

2018 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Әлеге чара Милли китапханәдә тәүге тапкыр үткәрелде.

Китапханәдә диктант язуда 55 кеше катнашты. Татар теле өлкәсендәге белемнәрен сынап карарга дип Казан шәһәренең туган тел һәм әдәбият укытучылары, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, студентлар китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенә җыелдылар. Быелгы диктантның тексты итеп татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның «Көз» повестеннән өзек билгеләнгән иде. Китапханәдә диктант язучылар өчен текстны Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, халык депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев укыды. Ул автор иҗатының татар әдәбиятындагы әһәмиятен һәм әдәби теленең байлыгын ассызыклады, текстның үзенчәлекләрен атады. Шулай ук Г. Исхакый повестендагы кайбер сүзләрнең элекке, иске вариантта кулланылуына да игътибар юнәлтте. Чара бик җитди һәм шул ук вакытта җанлы рухта узды.

«Татарча диктант» – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибар юнәлтүче белем бирү акциясе. Милли китапханәнең киләчәктә дә «Татарча диктант» акцияләрендә актив катнашуы һәм, куелган максатларына ирешеп, китап укучылар санын тагын да арттыруы – мөһим бурычларның берсе.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International