Бүләккә китаплар: хәйрия акциясе

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Чувашстан Республикасы буенча «Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсенең 2 нче санлы төзәтү колониясе» федераль казна учреждениесенә тапшыру өчен хәйрия тәртибендә китаплар җыю акциясе узды.

Китапларны хезмәткәрләр өйләрендәге шәхси тупланмаларыннан алып килде, җәмгысе 100 данә басма җыелды. Алар арасында Россия һәм чит илләр авторларының матур әдәбият китаплары, классик әсәрләр һәм төрле жанрлардагы заманча әдәбиятның киң танылган үрнәкләре бар.

Китаплар үзләренең укучыларын, һичшиксез, табар, төзәтү учреждениесенең китапханәсендә лаеклы урын алыр һәм биредә тотылучыларга файда китерер, дип ышана Милли китапханә хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International