Фәннәр академиясендә «Чыңгыз Айтматов галәме» күргәзмәсе

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узган «ХХ гасырның икенче яртысында милли әдәбиятлар яңарышы һәм Чыңгыз Айтматов» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Чыңгыз Айтматов галәме» күргәзмәсен оештырды.

Конференциядә Казакъстан, Азәрбәйҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан һ.б. чит илләрдән, шулай ук Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр катнашты.

Милли китапханә куйган күргәзмәдә Айтматовның төрле елларда чыккан әсәрләре, библиографик басмалар, газета һәм журналларда аның турында басылган мәкаләләр урын алды. Айтматов әсәрләре нигезендә куелган спектакльләр, кино һәм телефильмнар да экспозициядә чагылдырылды. Экспозиция Айтматовны күпкырлы талант иясе – журналист, публицист, депутат, дипломат, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе буларак та ача.

Конференцияне оештыручылар – Татарстан Рсепубликасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты – киң эчтәлекле күргәзмә әзерләгән өчен Милли китапханәгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International