«Милли китап» нәшриятының яңа басмалары

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең редакция-нәшрият бүлеге һәм «Милли китап» нәшрияты 2018 елның эш планында каралган китаплар һәм җыентыклар бастырып чыгаруны дәвам итә. Октябрь-декабрь айларында түбәндәге басмалар дөнья күрде:

Солдат Ярулла дәфтәре: бәетләр һәм мөнәҗәтләр. 1905–1906 еллар / төз. Р.Ф.Мәрданов. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2018. – 92 б. – («Татар археографиясе» сериясе; 22 нче китап).

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе нәшер итә торган «Татар археографиясе» сериясеннән археограф, текстолог Раиф Мәрдановның «Солдат Ярулла дәфтәре» дип аталган чираттагы 22 нче китабы дөнья күрде. Археографик сериянең әлеге китабында 1904–1905 еллардагы рус-япон сугышында әсирлеккә эләккән татар солдаты Ярулла Шаһиәхмәт улының утыз кәгазь күләмендә сакланып калган дәфтәрендәге бәет-мөнәҗәтләр һәм кыска җырлар туплап бирелде. Бәет-мөнәҗәтләрнең авторы кем булганлыгы турында кыскача мәгълүмат теркәлгән. Җыентыкка гомуми кереш мәкалә һәм һәрбер бәет-мөнәҗәтләргә карата искәрмәләр язылган.

Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре = Календарь знаменательных и памятных дат. 2019 / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. Г.Ш.Җомаголова; жав.мөх-ре Р.И.Вәлиев; мөх-рләр И.Г.Һадиев, А.Р.Габделхакова. – Казан: Милли китап, 2018. – 168 б. – Татар һәм рус телләрендә.

 Календарьга кертелгән истәлекле даталар Татарстанның иҗтимагый, сәяси, хуҗалык, мәдәни тормышындагы тарихи вакыйгаларны һәм фактларны, шулай ук күренекле шәхесләрнең – язучыларның, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең – юбилейларын чагылдыра. Ел саен чыгып килүче әлеге басма Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә әзерләнә һәм китапханәчеләргә, музей, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләренә, укытучыларга, туган якны өйрәнүчеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

Китапханә – тигез мөмкинлекләр тудыручы урын / Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләренең физик мөмкинлекләре чикле булган укучыларга хезмәт күрсәтүдәге эш тәҗрибәсе: җыентык / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. К.Б.Фәтхиева; җав. мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2018. – 75 б. – рус телендә.

Әлеге җыентык 2018 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге тарафыннан республикадагы муниципаль китапханәләрнең физик мөмкинлекләре чикле булган укучыларга хезмәт күрсәтүдәге эш тәҗрибәләрен өйрәнү максатыннан уздырылган анкеталы сораштыру нәтиҗәләренә һәм 2016–2018 елгы эш хисапларына нигезләнеп төзелгән. Кызыклы һәм нәтиҗәле яңача алымнар кулланган китапханәләрнең эшчәнлегенә тулырак тасвирлама бирелгән. Басма кушымталар һәм фотосурәтләр белән дә тулыландырылган.

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International