«Язмыш миңа озын гомер язган...»

30 декабрь 2018 ел., якшәмбе

Яңа елны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залы (Казан, Кремль ур., 33) танылган рус язучысы Даниил Гранинның 100 еллыгына багышланган һәм «Язмыш миңа озын гомер язган...» дип аталган күргәзмә белән ачып җибәрә.

2019 елда Россиядә рус һәм совет язучысы, киносценарист, җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Даниил Гранинның 100 еллык юбилее билгеләп үтелә. Даниил Гранин – вакыт сынавын үткән язучы. Ул –  50дән артык китап авторы. Аның әсәрләре кешеләргә һәм Ватанга мәхәббәт белән сугарылган, әхлакый һәм тормышка карашны чагылдыручы проблемаларны күтәрә. «Искатели», «Иду на грозу», «Эта странная жизнь», «Зубр» һәм башка әсәрләре гади кеше тормышын, аның үсеш юлын сурәтли.

Бөек Ватан сугышы темасы – Даниил Гранин өчен үзәк темаларның берсе. Сугыш турында ул беренче тапкыр 1968 елда басылган «Наш комбат»  әсәрендә язып чыкты. Cугышның ачы хакыйкате «Клавдия Вилор», «Мой лейтенант» повестьларында бигрәк тә калку сурәтләнгән. Олесь Адамович белән бергәлектә «Блокадная книга» әсәрен нәшер итү дә зур вакыйга булды. Китап сугышның тере шаһитләре хатирәләреннән, хатлар һәм көндәлекләрдән тора. Бу әсәрләр белән күргәзмәдә танышырга була.

Язучының «Огонек» журналында чыккан әңгәмәсе дә укучыларга кызыклы булыр. Гранинның тормышы һәм иҗаты, аерым әсәрләренең анализы чагылдырылган материаллар экспозицияне тагын да тулыландыра.

Китап укырга яратучыларны, әдәбият тормышы белән кызыксынучыларны китапханәдә көтәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования