Сөрәйя Гайнуллина белән очрашу кичәсе

6 февраль 2019 ел., чәршәмбе

       2019 нчы елның 5 нче февралендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Америкада яшәүче милләттәшебез, галимә, татар әдипләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүче Сөрәйя Гайнуллина белән очрашу кичәсе булып узды.          

       Сөрәйя Мәлик кызы Гайнуллина – биофизик, биология фәннәре кандидаты. Казан дәүләт университетының биология факультетында белем алган, Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган. 1997 елдан башлап Нью-Йорк  шәһәрендә яши. Озак еллар Стони Брук университетында кеше кәүсә күзәнәкләренең үз-үзен тотышлары буенча тикшеренүләр алып бара. Хәзерге көндә Хәсән Туфан, Роберт Миңнуллин, Лена Шагыйрьҗан, Йолдыз Шәрапова, Илсөяр Иксанова, Фәрит Яхин, Рифат Сәлах, Рәхимә Арсланова, Хәмит Вәлиди, Равилә Шәйдуллина, Нәзифә Кәримова, Булат Ибраһим кебек шагыйрьләрнең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.

       Әлеге очрашу кичәсен Рәшит Сабиров алып барды. Кичәдә Фердинанд Сәлахов, Регина Тимербулатова, Айнур Каюмов, сценарий авторы Нурания Җамали, язучы Равилә Шәйдуллина, Илсөяр Иксанова, Йолдыз Шәрәпова һәм башка күренекле шәхесләр катнашты.

 

 

  

 

 

  

 

 

  

 

 

  

 

 

   

 

 

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования