Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К.Маркс урамы, 36 йорт), Ватанны саклаучылар көне якынлашу уңае белән, «Россиянең хәрби дан көннәре» циклыннан «Ватанга хезмәт итү – изге эш» дип аталган күргәзмә эшли башлады. Аны китапханәнең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре әзерләде.
Ватанны саклаучылар көне – көчле рухлылыкны, ир-егетлəрнең намус, абруй һәм кыюлык шикелле сыйфатларга ия булуын раслый торган тантана.
Күргәзмәдә Туган илнең намусын, бердәмлеген, ныклыгын, горурлыгын саклаучылар турында язылган «Родина», «Военно-исторический журнал», «Крылья Родины», «Военные знания», «Армейский сборник», «Ориентир», «Татарстан», «Идел», «Ялкын», «Красная звезда», «Татарстан ветераны», «Еженедельник Звезда» һ.б. күпсанлы басмалар куелган.
Күргәзмә 28 нче февральгә кадәр эшли. Рәхим итегез!