Төрек телен өйрәнү дәресләренә чакырабыз

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (К. Маркс ур., 36 нчы йорт) өлкәннәр һәм яше 15тән зуррак булган үсмерләр өчен төрек теле белемен үстерү дәресләре, яңа ел тәнәфесеннән соң, үз эшен яңадан башлап җибәрде. Китапханәгә килүчеләр бу дәресләрдә иркен атмосферада, кагыйдәләр ятлап утырмыйча, төрек телен аңларга, шулай ук бу телдә сөйләшергә һәм язарга өйрәнәләр. 2018 елның октябрь аенда үз эшен башлап җибәргән бу дәресләргә йөргән кешеләр инде үзләре һәм гаиләләре турында сөйләп бирә, таныш булган көнкүреш темаларына аралаша, төрек телендәге кыска һәм гади текстларны укый, һәм катлаулы булмаган хатлар яза беләләр.

Шулай ук хәзерге вакытта төрек телен башлангычыннан өйрәнү өчен яңа төркем туплау бара. Аңа язылу 2019 елның февраль ае азагына кадәр дәвам итәчәк. Дәресләрнең көне һәм сәгате төрек телен өйрәнергә теләк белдерүчеләр өчен уңайлы вакытны исәптә тотып билгеләнәчәк.

Бер дәреснең бәясе 150 сум. Укыту татар телендә алып барыла.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен телефон номерлары: (843) 292-25-20, 292-50-49.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International