«Торак-коммуналь хуҗалык: сораулар һәм җаваплар»

8 февраль 2019 ел., җомга

2019 елның 24 феврале көнне 11.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсенең Уку залында (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Торак-коммуналь хуҗалык: сораулар һәм җаваплар» клубының беренче утырышы була.

Үзегезне кызыксындырган сорауларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен һәм иҗтимагый үзидарә үсешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча эшче төркем әгъзасы, Татарстанның Йорт комитетлары советы рәисе, Татарстан Республикасында гражданнарның хокуклары буенча Республика ведомствоара комиссиясе әгъзасы Сомов Геннадий Михайловичка бирә аласыз.

Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында сакланучы мәгълүматлардан һәм закон актларыннан файдалану мөмкинлеге дә алачак.

Клуб утырышы һәр айның соңгы якшәмбесендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең К.Маркс ур., 36 нчы йортта урнашкан бинасында узачак.

Утырышта катнашу бәясе 100 сум.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 292-54-10.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования