«Күңелемдә яз»

11 февраль 2019 ел., дүшәмбе

2019 елның 20 февралендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Татарстанның халык артисты, җырчы Георгий Ибушевның «Күңелемдә яз» дип аталган иҗат кичәсе була.

Георгий Ибушев – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләп килүче музыкаль-әдәби лекторийның моңлы тавышлы олпат җырчысы. Ул бик сирәк очрый торган тенор-альтино тавышына ия. Георгий Ибушевның репертуары опералардан арияләргә, романсларга һәм чит ил композиторлары әсәрләренә бик бай. Шулай да анда күренекле татар классик композиторлары Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Әнвәр Бакиров, Фасил Әхмәтов, Ренат Еникеев һәм башка авторлар әсәрләре төп урынны алып тора.

Георгий Ибушев – дөньяны бөтен нечкәлеге белән сиземләүче шагыйрь дә. Шигырьләрендә, матбугатта әледән-әле чыгып торган мәкаләләрендә җан чисталыгына, рухи байлыкка, гүзәллеккә, матурлыкка мәдхия җырлый.

Әлеге иҗат кичәсендә Георгий Ибушев халыкка танылган җырларын башкарачак. Чарада шулай ук аның иҗатташ дуслары, якташлары, замандашлары, якыннары да катнашыр дип көтелә. Георгий Мифодиевичның искиткеч талантын яратучы һәм бәяләүче җыр сөючеләрне, китап укучыларны әлеге очрашуга чакырабыз! Рәхим итегез!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования