Татарстан Республикасы Милли китапханәсе коллективының гомуми җыелышы

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 13 феврале көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәт коллективының гомуми җыелышы булды, ул 2018 елгы эш нәтиҗәләренә багышланды. Аның эшендә катнашу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Милли китапханәнең Химаячеләр шурасы рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Илдар кызы Әдһәмова чакырылды.

Китапханәнең 2018 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган һәм 2019 елга бурычлар билгеләнгән еллык доклад белән китапханә директоры Сөембикә Разил кызы Җиһаншина чыгыш ясады. Оешманың узган елгы эше җаваплы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән иде, докладта да 2018 елның мөһим вакыйгалары чагылыш тапты. Болар – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Россия Федерациясендә Волонтерлар елы, Татарстан Республикасында Лев Толстой елы кысаларында, футбол буенча FIFA 2018 дөнья чемптонатына багышлап үткәрелгән, шулай ук дәүләт һәм максатчан программалар, халыкара һәм төбәкара эшчәнлек кысаларында уздырылган чаралар. Җитәкче чыгышында «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» Дәүләт мәгълүмат системасын үстерү мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелде, китапханә фондларының сакланышы һәм биналарның кысынкылыгы (эшләү һәм китап саклау урыннары җитмәү) белән бәйле көнүзәк проблемалар да кузгатылды.

Доклад буенча фикер алышуларда ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләреннән А.К. Махнина, М.В. Липачева, Ф.Х. Вәлиева, Г.Г. Шаһиәхмәтова катнаштылар. Шулардан вакытлы матбугат бүлеге мөдире А.К. Махнина, китапханәнең иҗтимагый хезмәттәшләре, 2018 елда алар белән берлектә оештырылган, китап укуны арттыру, моңа күбрәк кешене җәлеп итү максатын күздә тоткан чаралар турында сөйләде. Сәнгать бүлеге мөдире М.В. Липачева 2018 елдагы төзекләндерүдән соң үз бүлекләренең яңадан тулы куәтенә эшләп китүен белдерде. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге баш китапханәчесе Г.Г. Шаһиәхмәтова китапханә фондларын, аерым алганда кыйммәтле һәм сирәк басмаларны, кулъязмаларны цифрлаштыру эшенең әһәмияте, китапханәдә булдырылган һәм даими тулылындырылып баручы электрон каталогның китап укучыларга хезмәт күрсәтүдә, читтән торып мәгълүмат бирүдә уңайлылыгын ассызыклады. Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенең сектор мөдире Ф.Х. Вәлиева үзләре тарафыннан оештырыла торган китап күргәзмәләре һәм әдәби-мәдәни кичәләр, очрашулар турында сөйләде һәм даими теләктәшлек күрсәткән өчен җитәкчелеккә рәхмәтен җиткерде.

Җыелышта катнашучыларга Милли китапханәнең Химаячеләр шурасы рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев мөрәҗәгать итте һәм үз чыгышында китапханәнең 1980 нче еллардагы эшен, ягъни 30 ел элеккеге тарихны чагыштырып искә төшерде. Китапханәләр алдына куелган заманча таләпләр һәм бурычлар нигезендә «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү зарурлыгын һәм ТР Дәүләт Советының шушы юнәлештә башкарачак гамәлләрен телгә алды.

Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары  Ю.И. Әдһәмова 2019–2024 елларга кабул ителгән илкүләм «Мәдәният» Милли проекты кысаларында китапханәләргә йөкләнгән эшләр турында хәбәр итте.

Җыелышның ахыргы өлешендә китапханәнең 2018 елгы яңача проектларында аеруча актив эшчәнлек күрсәткән хезмәткәрләрне, шулай ук китапханә белеменә, библиографиягә һәм китап белеменә караган фәнни эшләр конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләү булды.

   

   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International