Милли китапханә Халыкара фәнни-гамәли конференциядә

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 20–21 февраль көннәрендә, Халыкара туган тел көненә багышлап, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында унынчы тапкыр «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Конференциянең беренче көнендә төрки лингвокультурологиянең мөһим мәсьәләләре, телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше, тәрҗемә һәм мәдәниятара багланышлар; мәдәни-тарихи мирас һәм традицияләр кебек мәсьәләләр каралды. Шулай ук татар тел белеменең фәнни һәм гамәли проблемалары, татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр һәм башка шундый юнәлешләр хакында фикер алышулар булды.

Конференциянең икенче көне Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев иҗатына багышланды һәм аның шәхси фотокүргәзмәсен ачу белән башланып китте. Аннан соңгы чараларның тантаналы өлешен Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Конференциядә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятен һәм телләрен үстерү идарәсе Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире Рүзәл Фәиз улы Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы әйдәп баручы киңәшчесе Гөлия Фәргать кызы Мусина залдагы халыкны Халыкара туган көн теле белән котладылар, конференция эшендә уңышлар теләделәр. Институтның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов югары мәктәптә тормышка ашырыла торган белем бирү юнәлешләре турында кыскача мәгълүмат бирде.

Конференциядә Марсель Галиевнең «Ел китабы–2014» конкурсындагы «Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары» номинациясендә II урынга лаек булган, 2015 елда Гавриил Державин исемендәге Республика премиясен алган «Рух» китабын тәкъдим итү булды. Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары тарафыннан «Бәгырь авазы» дип аталган әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде, күренекле шагыйрь Газинур Морат язучының иҗаты турында тәфсилле һәм мәгълүматларга бай чыгыш ясады. Ахырдан Марсель Галиевнең үзенә сүз бирелде. Тантана «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Соңыннан конференция үз эшен секцияләрдә дәвам итте.

Мәктәп укытучылары, укучыларның фәнни җитәкчеләре өчен «Хәзерге мәктәптә Марсель Галиев иҗатын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре» темасына методик семинар оештырылды.

Әлеге Халыкара фәнни-гамәли конференцияне үткәрүдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә үзеннән зур өлеш кертте. Казан (Идел буе) федераль университетының Татарстан урамы, 2 нче йорт адресы белән урнашкан бинасындагы Актлар залында Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Туган тел дирижёры: Халык язучысы Марсель Галиев иҗаты» дип аталган бай күргәзмә куйды. Әдипнең китапханә фондларында сакланучы барлык китаплары, аның иҗатына багышланган әсәр-хезмәтләр һәм мәкаләләр күрсәтелде. Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гөларам Шәйдулла кызы Җомаголова Татарстан Республикасы китапханәләре эшчәнлегендә Марсель Галиев иҗатының нинди урын алып торуы турында чыгыш ясады, күргәзмәгә куелган китаплар белән җентекләп таныштырды.

Конференция ахырында Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге чарада катнашучыларга һәм Милли китапханә хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

   

    

   

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International