«Театр яктылыкка, нурга илтә!»

2019 елның 1 марты, җомга

Март ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33) «Театр яктылыкка, нурга илтә!» дигән күргәзмә эшли, ул 27 мартта билгеләп үтелүче Халыкара театр көненә багышлана.

Илебез президенты В.В. Путин Указы нигезендә 2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре булган театр төшенчәсе бик киң: драма, опера, пантомима, курчак театрлары, балет һ.б. Аның тарихы борынгы антик заманнарга барып тоташа. Театр җәмгыять һәм мәдәният үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән.

Күргәзмәнең беренче өлеше театр тарихына багышланган. Мәскәү һәм Петербург шәһәрләрендәге театраль тормыш, япон һәм испан театры тарихы турында китаплар бай иллюстрацияләре белән җәлеп итә. Шулай ук Россиянең дәүләт академия Зур театрында куелган беренче опералар турындагы уникаль материал белән дә таныша аласыз.

Икенче өлеш күренекле хореография осталарының, танылган артистларның тормышын һәм иҗат эшчәнлеген яктырта. Галина Уланова, Лучано Паворотти, Олег Табаков һ.б. исемнәре театр сәнгате тарихына алтын хәрефләр белән язылган.

 Экспозициянең өченче өлешендәге татарча һәм русча материаллар татар театры, татар балеты, аларның бай тарихы, зур казанышлары, олы шәхесләре хакында сөйли. Татарстан Республикасының Буа, Чаллы, Минзәлә һ.б. театрлары турындагы китаплар тәкъдим ителә. Актерлык осталыгына багышланган бай методик әдәбият белән дә таныша аласыз.

Күргәзмә театр сәнгате белән кызыксынучыларга файдалы булачак. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International