«Әдәби алан» клубында Гөлсинә Галимуллинаның яңа китабы тәкъдим ителде

4 март 2019 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә эшләп килүче «Әдәби алан» клубының чираттагы утырышы 2019 елның 28 февралендә узды.

Республикабызның Саба районында яшәп иҗат итүче популяр журналист-язучы Гөлсинә Галимуллина иҗатына багышланган чарада бик күп китап сөюче дусларыбыз һәм Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре катнашты.

Утырышны модератор – Милли китапханәнең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге мөдире Гөлназ Гадрахманова – авторның иҗаты белән таныштырудан башлады. Саба районыннан килгән хезмәттәшләребез Гөлсинә ханымның районда гына түгел, республика күләмендә әдәбият сөючеләр белән актив эшчәнлеген ассызыклап, аңа рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Кичә барышында авторның моңарчы дөнья күргән китапларыннан һәм көндәлек матбугат битләрендә Гөлсинә Галимуллина иҗатына багышланган мәкаләләрдән торган күргәзмә эшләде. Гөлсинә ханымга иҗади эшчәнлегенә нисбәтле күп сораулар бирелде, кичә әсәрләрдән бик матур итеп өзекләр уку белән үрелеп барды.

Шулай ук язучы үзенең яңа гына басылып чыккан «Кайнар диңгез юлы» китабын тәкъдим итте. Иң кызыклысы – кичәдә әсәрдәге төп геройларның прототиплары да катнашты һәм үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашты. Тормыш сынауларын җиңеп чыккан әлеге ханымнар белән якыннан танышу, аралашу кичәгә килүчеләрдә җылы тәэсирләр калдырды.

Чарада катнашучылар авторга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, иҗат чишмәсенең саекмавын, тагын яңа әсәрләр белән куандырып торуын теләделәр, чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә оешкан «Әдәби алан» клубының максаты – китапханә фондында саклана торган һәм хәзерге вакытта китап укучылар тарафыннан яратып укыла торган әдәби әсәрләребезне барлау, алар белән җентекләбрәк танышу, китап укучылар һәм авторлар белән җанлы аралашу, очрашулар оештыру.

Клубның иң төп бурычы – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уникаль фондларында сакланучы әдәби әсәрләрне киң җәмәгатьчелеккә таныту.

Әдәбиятка, туган телебезгә битараф булмаган, китап укырга яраткан һәр кеше әлеге клуб әгъзасы була ала.

 

  

  

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования