Дөнья гамен җанга уйдырып...

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

2019 елның 22 мартында җомга көнне 16.00–18.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) республикабызның халык шагыйре Разил Вәлиевнең Татарстан китап нәшриятында 2018 елда дөнья күргән 7 томлык «Әсәрләр»е басмасын тәкъдим итү кичәсе була.

Әлеге күптомлык әдипнең бай иҗатын тулаем күзаллау һәм аның белән  әтрафлы танышу мөмкинлеге бирә: аерым-аерым томнарда шигырьләре, роман һәм повестьлары, пьесалары һәм әдәби тәрҗемәләре, мәкаләләре, күренекле шәхесләр белән әңгәмәләре, публицистик язмалары, иҗади һәм сәяси эшчәнлеге хакында каләмдәшләренең бәяләмәләре, шигъри багышлаулары һ.б. урын алган.

«Әсәрләр» басмасын тәкъдим итүгә багышланган әдәби-музыкаль кичәдә аны басмага әзерләгән нәшрият вәкилләре, язучылар һәм әдәбият галимнәре, театр әһелләре, артистлар, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, күпсанлы тамашачылар катнашыр дип көтелә.

Китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре әлеге кичә уңаеннан Зур уку залы фойесында әдипнең киңкырлы иҗади эшчәнлеген чагылдырган «Дөнья гамен җанга уйдырып» дигән зур китап күргәзмәсе оештырачак.

Китап тәкъдим итү кичәсенә рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-70-35.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International