Җыр белән очрашу

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Татарстанның халык артисты, җырчы Айгөл Бариеваның «Бул гына» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

Айгөл Бариева – хәзерге көндә иң танылган татар җырчыларының берсе. Интернет дөньясында популяр шәхес, инстаграммның актив кулланучысы.

Аның кичәдә катнашкан иҗатташ дуслары – җырчы Альбина Кармышева, шагыйрә Эльмира Җәлилова, интернет-проектлар авторы Раил Гатауллин, Айгөлне сәнгать дөньясында таныткан музыкантлар Фуат Әбүбәкеров һәм Азат Хөсәенов – җырчының талантына, кешелек сыйфатларына югары бәя бирделәр.

Җырчы бу кичәдә элеккерәк елларда бик яратып башкарган репертуарын тәкъдим итте. «Синең өчен», «Зәңгәр кыңгыраулар», «Акчарлаклар», «Кыр казлары» җырлары ниндидер башка, күтәренке күңелле дөньяга алып керделәр, рухи җиңеллек бирделәр.

Театр артистлары гаиләсендә туып-үскән Айгөлнең әти-әнисен тирән ихтирам белән искә алуы, алар башкаруындагы җырларның видеоязмалары күрсәтелү кичәнең иң тәэсирле өлеше булгандыр, мөгаен.

Шагыйрә Марзия Сәләхова кичә ахырында Айгөлгә изге теләкләрен шигырь юллары белән җиткерде.

Искиткеч сопрано тавышына ия, чибәрлеге белән татар эстрадасында балкып янучы Айгөл Бариеваның һәрбер чыгышын тамашачы көчле алкышлар белән каршы алды. Бик җылы һәм истә калырлык кичә булды бу.

 

 

 

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International