Алтын Урда: кыйтгалар һәм дөнья мәдәниятләре тоташкан урында

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Алтын Урда дәүләте оешуга 750 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) апрель ае дәвамында «Алтын Урда: кыйтгалар һәм дөнья мәдәниятләре тоташкан урында» дигән тематик күргәзмә эшли.

Алтын Урда – XIII гасырда Чыңгыз хан оныгы Батый хан оештырган бөек дәүләт. Ул үз заманында бик нык алга киткән мөстәкыйль дәүләтләрнең берсе булган. Алтын Урда яуларының Рус дәүләте тарихына тәэсире галимнәр арасында хәзер дә бәхәсләр уята. Экспозициянең беренче өлешендә тарихчыларның төрле карашлары яктыртылган материаллар тупланган. Урда белән Рус дәүләте арасындагы мөнәсәбәтләр совет чорында тискәре яктан гына сурәтләнде. Танылган рус тарихчысы Н. М. Карамзин Урданың уңай тәэсирен дә таный. Лев Гумилев «Древняя Русь и Великая Степь» китабында ике дәүләт арасында дустанә мөнәсәбәт булуын дәлилли.

Алтын Урдада 150 гә якын шәһәр, эре һөнәр һәм сәүдә үзәкләре булу аның урта гасырларда югары үсеш алган дәүләт икәнлеген сөйли. Зәркәнчелек, балчык савыт-саба ясау, күн эшкәртү, ташка уеп язу-бизәк төшерү зур үсеш алган була. Күргәзмәнең икенче бүлегенә урнаштырылган китаплар шул дәвернең дөньякүләм мәдәни казанышлары турында сөйли. Күпсанлы язма истәлекләр, әдәби ядкярләр – татар халкы өчен бәһаләп бетермәслек тарихи чыганаклар, рухи истәлекләр. Сәйф Сараиның «Гөлестан», Котбның «Хөсрәү вә Ширин» әсәрләре күргәзмәне бизи.

Алтын Урда – татар тарихында бөек чор, әдәбиятыбызның, сәнгатебезнең үсеш алган чоры. Шул чорның шагыйрьләре борынгы татар телендә язган, безнең әдәбиятка нигез салган.

Татарстан соңгы елларда  Алтын Урда тарихын өйрәнү үзәгенә әйләнеп бара. Галимнәр Алтын Урданың кешелек тарихында тоткан урынын өйрәнәләр, «Золотоордынское обозрение»  журналы зур популярлык казанды.

Татарлар башка милләт һәм башка дин кешеләре белән  һәрвакыт дус һәм тату яшәгәннәр. Бу мөһим сыйфат әлеге күргәзмәдә дә чагылыш тапкан. Алтын Урда – безнең горурланырлык үткәнебез.

Бай тарихи мәгълүмат  белән танышыр өчен күргәзмәгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International